Казанда, А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган түгәрәк өстәл утырышында республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру һәм миграция законнарын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта профильле министрлыклар һәм ведомстволар, башкарма, күзәтчелек һәм хокук саклау органнары вәкилләре, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып, хәзерге вакытта илдә миграция законнарын камилләштерү буенча зур эш алып барылуын ассызыклады. «2024 елда законсыз миграциягә каршы көрәшкә һәм миграция сәясәтенә карашларны яңартуга юнәлдерелгән 14 яңа федераль закон кабул ителде, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – 5 июльдән биометрия буенча шәхесен расламаган чит ил гражданнарына элемтә хезмәте күрсәтүне тыючы өстәмә яңалыклар үз көченә керде. Моннан тыш, хәзер халык турында белешмәләр регистрында мигрантларның мәҗбүри дактилоскопик теркәлү узуы турында мәгълүмат барлыкка киләчәк. Барыбызга да – хокук саклау системасын да кертеп, дәүләт хакимияте органнарына, шулай ук иҗтимагый берләшмәләргә, республика югары уку йортларына әлеге яңалыкларның үтәлешен тәэмин итүгә, шул исәптән аларны урыннарда җиткерүгә һәм аңлатуга игътибарны юнәлтергә кирәк».
Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт мигрантлары белән эшләүгә аерым тукталды. «Татарстан, Россиянең алдынгы һәм икътисадый яктан уңышлы субъекты буларак, хезмәт мигрантларын җәлеп итә торган территория, килүче чит ил гражданнары саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булып кала», – дип искәртте парламент җитәкчесе. Хәзерге вакытта республикада 110 меңнән артык чит ил гражданы яши, аларның яртысына якыны республикага эшләргә килгән.
Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларны ватандашлары белән актив аңлату һәм профилактик эш алып барырга, законнардагы үзгәрешләрне аңлатырга, кирәк булганда исәпкә куюда һәм тиешле документларны әзерләүдә ярдәм күрсәтергә чакырды. «Россия һәм Татарстан һәрвакыт төрле милләт кешеләренең туган йорты булды, һәм аларның күбесе республика һәм тулаем илебез үсешенә саллы өлеш кертте һәм кертүен дәвам итә, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Сезнең белән безнең уртак бурычыбыз – Татарстан Республикасы киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын өчен барысын да эшләү».
Түгәрәк өстәл утырышында республика Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча булачак сайлау кампанияләренә дә аерым игътибар бирелде. «Хәзерге вакытта республикада Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларга кандидатлар күрсәтү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Закон нигезендә, кандидатларны күрсәтү хокукы бары тик сәяси партияләргә генә бирелә, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге узган конференциядә бертавыштан Рөстәм Миңнехановның ТР Рәисе сайлауларына тәкъдим ителүен хуплады. Безгә тотрыклы үсешне саклап калу мөһим. Моның өчен республика башында, бүгенге кебек үк, көчле һәм тәҗрибәле лидер, республиканы алга алып барырга сәләтле алдан күрүчән җитәкче булырга һәм, әлбәттә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга һәм якларга әзер булган җирле вәкиллекле хакимият органнары системасы төзелергә тиеш».
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республика милли хәрәкәте активын 14 сентябрьдәге сайлауларда актив катнашырга чакырды.
«Шактый күп эшләр башкарылды, әмма яңа сынаулар да аз түгел, безгә тотрыклы үсешне саклап калу мөһим, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләренә, –дәүләт хакимияте органнары муниципалитетлар, республиканың күпмилләтле халкы белән берлектә бу бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам. Ә Татарстан халыклары ассамблеясе – безнең уртак йортыбыз – милләтара татулыкны ныгыту, бөтен республиканың этномәдәни тормышын «җанландыру», кешеләрне барлык рухи-әхлакый кыйммәтләр өчен уртак булган мәдәният, тел, тарихи хәтер тирәсендә туплау эшенә үзеннән зур өлеш кертә һәм киләчәктә дә үз эшен шул рәвешле дәвам итәчәк», – дип йомгаклады сүзен парламент җитәкчесе.
Чит ил гражданнары һәм аларның гаилә әгъзалары белән башкарыла торган эш турында Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин сөйләде.
Аерым алганда, Ренат Вәлиуллин Татарстан халыклары ассамблеясе гамәлгә куйган Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге эше турында сөйләде. «Үзәк инде үзенең гамәли эшчәнлеген башлады. Аерым алганда, безнең ярдәм белән республиканың сәнәгать предприятиеләрендә күчмә адаптация курслары оештырылды. Әлеге чаралар хезмәт мигрантларын Россия законнары нормалары белән таныштыруга, мәдәни традицияләрне һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә, хезмәт хокукларын һәм бурычларын аңлатуга юнәлдерелгән», – диде Ренат Вәлиуллин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте