Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан» журналына Ассамблея турында сөйләде

Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан» журналына Ассамблея турында сөйләде

admin 22.10.2021

(22 октябрь 2021) ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан» журналына интервью бирде. (ФОТО)

Фәрит Мөхәммәтшин экскурсия барышында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты эшчәнлеге турында сөйләде. Алар рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм ТР үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе кабинетларында, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә булдылар, әлеге оешмалар вәкилләре белән аралаштылар. Шулай ук кунакларга күргәзмә заллары, хореография залы, мәгълүмат үзәге күрсәтелде, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган бинаны реконструкцияләү планы тәкъдим ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук конференц-залда да булды, анда Татарстан халыклары Ассамблеясе, ТР милли-мәдәни автономияләре вәкилләре, республика районнарындагы Ассамблея вәкиллекләре һәм Дуслык йортлары һәм үзәкләкләре җитәкчеләре өчен массакүләм мәгълүмат чараларында эшчәнлек алып бару буенча квалификация күтәрү буенча укулар бара иде. Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә югары бәяләнүен билгеләп үтте һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов фикеренчә, республика халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты илдә иң яхшылардан санала, диде.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, милли-мәдәни автономияләргә һәм ресурс үзәкләренә республиканың беренче затлары тарафыннан республикада тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу максатыннан алга таба да ярдәм күрсәтү дәвам ителәчәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57