РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты (парламентның югары палатасы) арасында хезмәттәшлек комиссиясе әгъзалары республика үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе активы һәм Татарстанда белем алучы Үзбәкстан студентлары белән очрашты.

Татарстан халыклары Дуслыгы йортында узган очрашуда Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясенең унынчы утырышы кысаларында чаралар уза. РФ ФС Федерация Советы делегациясен Россия Федерациясе сенаторы, комиссия рәистәше Ильяс Умаханов, Үзбәкстан парламент делегациясен Олуг Мәҗлес Сенаты Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев җитәкли.

«Татарстан Халыклары дуслыгы йортында үзбәк диаспорасы активын сәламләвемә шатмын, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып. – Бүгенге көндә республикабызда 15 меңгә якын үзбәк яши, алар Татарстан Республикасының күпмилләтле тату гаиләсенә органик рәвештә кушылдылар».

«Татарстан Республикасы үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы 1998 елда оешкан һәм бүгенге көндә 15 меңгә якын кешене үз эченә ала (рәисе — Абдуманоб Абдусатаров). Үзбәк диаспорасы ярдәмендә республикада бик күп чаралар уздырыла. Нәүрүз, Үзбәкстан Республикасы көне, Корбан, Ураза бәйрәмнәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтләү, Үзбәкстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган иҗат кичәләрен уздыру традициягә әверелде.
Хәзерге вакытта Татарстан югары уку йортларында 22 меңнән артык чит ил студенты белем ала, шуларның 2700е – Үзбәкстаннан. «Чит ил студентларын республикабызга җайлаштыруга ярдәм итү мөһим бурыч булып тора, бу эшне җентекләп оештыруны таләп итә», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент делегацияләре әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясе эш тәҗрибәсенең әһәмиятен ассызыклады, аның эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелеген һәм милләтара багланышларны гармонияләштерү өчен зур кыйммәтен билгеләп үтте.

Татарстанның тынычлык һәм татулыкны, республикада яшәүче халыкларның мәдәни күптөрлелеген саклау өлкәсендәге бай тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, Россия Федерациясе сенаторы, РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе рәистәше Ильяс Умаханов билгеләп үткәнчә, мондый уникаль эшне ул Россиянең башка бер генә төбәгендә дә күрмәгән. «Мин Татарстан Халыклары дуслыгы йортында булуыма һәм биредә башкарыла торган зур эш белән танышуыма бик шатмын», – диде ул.
Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Фәрит Мөхәммәтшинга милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Сезнең җитәкчелектә Татарстан халыклары Ассамблеясе күпмилләтле йортка әверелгән, биредә һәр халык үзенең туган телен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алсын өчен бөтен шартлар да бар», – диде ул.

Очрашу башланганчы кунаклар Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин озатуында Республика территориясендә яшәүче 175 милләт вәкилләрен берләштергән Татарстан Халыклары ассамблеясе химаясендә гамәлгә ашырыла торган программалар һәм проектлар, шул исәптән милли-мәдәни автономияләр эше һәм күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, ТР халыклары Яшьләр ассамблеясе эшчәнлеге белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат үзәге
