Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшинның туган көне

Фәрит Мөхәммәтшинның туган көне

admin 22.05.2022

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!

Ассамблея Башкарма комитеты, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты коллективы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Республикабызның дәүләт бердәмлеген һәм бөтенлеген ныгыту, аның халыкларының этномәдәни үзенчәлеген саклап калу, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү, һичшиксез, сезнең хезмәт эшчәнлегегездә төп урынны алып тора.

Сезнең хезмәтегез, белемегез, бай тәҗрибәгез һәм энергиягез белән Татарстан парламентаризмының иң яхшы традицияләре дәвам итә. Сезнең һөнәри юлыгыз – үз халкына һәм дәүләткә югары хезмәт итү үрнәге.

Сезнең җитәкчелегез астында Татарстан халыклары Ассамблеясы граждан җәмгыятенең иң мөһим институты, чын-чынлап иҗтимагый парламент булды. Ассамблея мәйданчыгында иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышалар, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы белән берлектә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә карарлар кабул ителә.

Безнең уртак эшчәнлегебез киләчәктә дә республикада, күпмилләтле илебездә тынычлыкны һәм татулыкны саклап калуның нигезе булыр дип ышанабыз.

Барлык эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын. Бу көнне Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел көрлеге, тормыш энергиясе телибез.

Хөрмәт белән,
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты коллективы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57