Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фатих Кәримгә истәлек тактасы ачылды

Фатих Кәримгә истәлек тактасы ачылды

admin 10.12.2015

(10 декабрь, 2015 ел) Россиядә Ватан Геройлары көнендә Казанда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим (1909-1945) яшәгән Миславский урамындагы 8нчы йорт диварына истәлек тактасы эленде.

703a9186

Бу вакыйгада дәүләт һәм мәдәният әһелләре, татар язучылары һәм шагыйрьләре, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова катнашты.

Фатих Кәримнең сугышчан иҗаты Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” белән беррәттән сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итә. Үз заманындагы күп кенә талантлы шәхесләрнең язмышын уртаклашкан Фатих Кәримнең дә тормышында аянычлы көннәр аз булмый.

Тумышы белән хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районыннан, мулла гаиләсеннән чыккан әдипнең язмышы унбиш яшеннән Казан белән бәйле. Ул биредә белемен күтәреп, җитди рәвештә иҗат белән шөгыльләнә башлый. “Яшь ленинчы”, “Крәстиян гәзите”, “Азат хатын”, “Атака” газета-журналларында эшли. Армиягә алынгач та “Кызылармияче” газетасында хәбәрче булып хезмәт итә. Аннан кайткач, 1937 елга кадәр Татарстан китап нәшриятында көч куя. Бу вакытка инде унлап китабы дөнья күрергә өлгерә. Әмма 1938 елның кышында әдипне “советка каршы коткы таратуда” гаепләп, сөргенгә сөрәләр. Бары тик шундый ук “гаепләр” белән төрмәләрдә утырып, соңыннан акланып чыккан язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышев тырышлыгы белән әдипне иреккә чыгаралар. Бу – Германия белән канлы сугыш барган көндә – 1941 елның 1 декабрендә була. Әмма Фатих Кәримгә “үз теләге белән” фронтка китү шарты куела. Гаиләсе, ике кызы белән гомер иткән Казанның Миславский урамындагы 8нче йорттан әдип 1941 елның 30 декабрендә сугышка китә. Алгы сызыкта дошманга каршы көрәшкән Фатих Кәрим Бөек Җиңүгә якынлашканда, 1945 елның февралендә һәлак була. Аның сугыш еллары мирасы – тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь.

c2c43e845df6c22668972ec23546b282_L

Әтисе дүрт елдан артык төрмәләрдә михнәт чигеп, сугышка киткәндә 3-4 яшьлек булган Ләйлә Кәримова әтисенең Калининград өлкәсе, Багратионовски шәһәрендәге каберен зыярәт кылып яши. Ләйлә ханым аларның гаиләсендә хәтергә уелып кала торган вакыйгалар-хәлләр һәрвакыт декабрь һәм, гомумән, кыш айлары белән бәйле булуын әйтә. Менә истәлек тактасын ачу тантанасы да янә декабрьгә туры килде.

Мәгълүмат  http://intertat.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57