Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Федерация Советында Идел буе халыкларының костюмнар күргәзмәсе узды

Федерация Советында Идел буе халыкларының костюмнар күргәзмәсе узды

admin 05.04.2024

Федерация Советы Рәисе Урынбасары Константин Косачев һәм Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәр кызы «Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи-этнографик проекты күргәзмәсен ачтылар.

Күргәзмәне ачуда Россия Федерациясе сенаторлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов, В.Д.Поленов исемендәге Россия Дәүләт Халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров катнаштылар.

Константин Косачев билгеләп үткәнчә, күргәзмәнең максаты —мәдәниятнең һәм халык сәнгатенең күптөрлелеген, һәр халыкның һәм төбәкнең үзенчәлеген саклаучы Россияне күп гасырлык традицияләре булган уникаль мөмкинлекләр иле итеп күрсәтү.

Презентацияне күргәзмә кунаклары өчен проектның фәнни җитәкчесе Елена Гущина үткәрде. «Идел буе халыкларының традицион костюмы» проекты Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты инициативасы белән гамәлгә ашырылды.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57