Федерация Советында Федератив корылыш, төбәк сәясәт, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләр Комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Россия Федерациясенең 2023 елда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның Дәүләт доклады турында фикер алыштылар.
Дәүләт милли сәясәтенә игътибар бирү бүген бик вакытлы, һәм ул Россия өчен суверен дәүләт буларак мөһим әһәмияткә ия, дип белдерде Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев.
«Доклад авторлары белән без дәүләт сәясәте эше, шулай ук бу өлкәдә дәүләт программасын гамәлгә ашыру үз җимешләрен бирә дип һәм Россия Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык эшчәнлеге үзенең нәтиҗәлелеген исбатлый дип әйтә алабыз. Үз – үзенә карата милли, тел яки дин ягыннан дискриминацияләүгә юлыкмаучыларның саны артуы моны исбатлый -2023 елда сораштырылучыларның 80,1 проценты үзләрен шулай дип санаган, бу 2022 елга караганда 1,7 процентка югарырак», — дип билгеләде Константин Косачев. Утырышта шулай ук Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов та чыгыш ясады, диелә ведомство сайтында.
Фикер алышуның нәтиҗәләре буенча сенаторлар Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруны мәгълүмати яктан тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итте.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге,
«Милли акцент» материаллары буенча