Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Федераль исемлеккә татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек кертелгән

Федераль исемлеккә татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек кертелгән

admin 24.09.2019

(24 сентябрь 2019) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 1-9 сыйныфлар өчен татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак, «Туган тел – татар теле», «Туган татар әдәбияты», «Әдәби уку» фәннәреннән үрнәк уку программалары федераль реестрга кертелгән.

Моннан тыш, Мәгарифне үстерү базасында «Сәлам» укыту-методик комплекты, ТР фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Туган тел һәм әдәбият» комплектлары өстендә эш алып барыла.

«Федераль исемлеккә татар теле һәм әдәбиятыннан 89 дәреслек кертелгән, татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү юллары карала. Безнең тарафтан татар телендә 8 фән буенча Төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен шартлар тудырылган. Дәүләт йомгаклау аттестациясен узганда укучыларга шулай ук туган тел һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыру мөмкинлеге дә бирелә», — дип сөйләде министрлыктагы түгәрәк өстәл барышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Министр республикада балаларга татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасы эшләп килүен әйтте. 2019 елның 1 июненә республикада барлыгы 1402 гомуми белем бирү йорты һәм аларның 286 филиалы бар.

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: «Миллият сорау һәм — җавап» тапшыруы чыгарылышы. Студия кунагы — Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан: 25 сентябрь көнне 19:40 сәгатьтә «Россия 24″ каналында
Далее: 1 октябрьдән «Йортыбыз – Татарстан-2019» Республикакүләм этномәдәни фестиваленең зона турлары башлана

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57