(30 сентябрь, 2015 ел). Федераль миграция хезмәтене ТР буенча идарәсе федераль хезмәттән һәм республика җитәкчелегеннән бүләккә яңа бина алды. Бу хакта бүген яңа объект ачылу тантанасында Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский белдерде.
Казанның Миль урамы, 63а адресы буенча урнашкан бинаны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Артем Кузнецов катнашты.
Ромодановскиий, республика идарәсенең яңа биналы булуында коллективның да хезмәте бар, дип саный. Хәзер хезмәткәрләр алдына «объектны функционал белән тутыру» бурычы куела, шул ук вакытта халык өчен ачык булу мөһим икәнлеген дә онытырга ярамый. «Татарстан миграция хезмәте бөтен төбәк буенча актив эшләргә тиеш, гражданнарга игътибарлы булу зарур. Шелтәләр булса, беркемне дә кызганмаячакмын», — диде ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов объектның урнашкан урыны уңайлы булуын билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, якын арада яңа бина янында җәмәгать транспорты тукталышы булачак, шулай ук бушлай парковка эшләячәк.
«Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе яхшы эш күрсәтергә тиеш, биредә барлык шартлар да булдырылган», — диде ул.
Яңа бинада чит ил паспортларын рәсмиләштерү, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга вакытлыча яшәү өчен рөхсәт документлары бирү, визалар рәсмиләштерү һ.б. хезмәтләре күрсәтеләчәк. Моннан тыш, бинада иммиграцион контроль, финанслар, кадрлар, ресурс бүлекләре урнашачак.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды