(7 декабрь, 2016 ел) Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты каршындагы милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре Советның беренче утырышы 8 декабрьдә узачак.
Очрашуда Совет турындагы нигезләмәне һәм эш планын раслаячаклар, шулай ук әлегесе вакытта Дәүләт Думасында каралучы «Коммерцияле булмаган оешмалар» ФЗның матдәсен үзгәртү турындагы закон проекты хакында фикер алышачаклар, дип хәбәр итә комитетның мәгълүмат үзәге.
«Соңгы елларда Дәүләт милли сәясәтенә караган сорауларга игътибар итү җәмәгатьчелек секторында сизелерлек конкуренция тудырды. Этно-мәдәни оешмалар белән милли-мәдәни автономияләр арасындагы яхшы мәгънәдәге әлеге конкуренция соңгыларының үз эшчәнлекләрендә активлашуларына стимул булды», — дип сөйләде комитет башлыгы Илдар Гыйлметдинов.
Бүгенге көндә Россиядә 19 федераль милли-мәдәни автономия исәпләнә, төрле дәрәҗәдәге 1500 автономия теркәлгән, дип өстәде ул.
Совет консультатив-киңәш бирү органы булып тора. Аның эше РФ Дәүләт милли сәясәтен чынга ашыруда милли-мәдәни автономияләрнең әһәмиятен үстерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук комитет депутатлары белән берлектә Совет милли-мәдәни автономияләрнең хокукый эшчәнлеген җайга салуны камилләштерү буенча эш алып барачак.