Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәндәс Сафиуллин: «Дөнья беткәндә ике генә кеше калса, шуларның берсе татар булсын иде»

Фәндәс Сафиуллин: «Дөнья беткәндә ике генә кеше калса, шуларның берсе татар булсын иде»

admin 23.09.2016

(23 сентябрь, 2016 ел) Сәясәтче, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинга 80 яшь тулу уңаеннан уздырылган юбилей кичәсендә аның “За свободу и равноправие” китабы тәкъдим ителде. 

Clipboard16

“За свободу и равноправие” (“Азатлык һәм тигез хокуклар өчен”) китабын чыгару тәкъдимен Фәндәс Сафиуллинга Рәзил Вәлиев һәм Туфан Миңнуллин әйткән була, әмма сәясәтче гомер буе басылып килгән хезмәтләрен барлауны суза.

“Бу төрле вакытта басылып чыккан мәкаләләрдән җыелган хезмәт. Китапта бастырылган мәкаләләр әрнеп, ыңгырашуны тышка чыгармыйча, авыртуны күрсәтмичә язылган һәм шуның белән онытылган. Әйтәсемне әйттем, шуның белән тынычландым, дип минем аны чыгарасым килмәде”, — диде Фәндәс Сафиуллин.

“За свободу и равноправие” басмасы Татарстанның “Җыен” фонды ярдәме белән нәшер ителгән, Фәндәс Сафиуллин бу эштә катнашкан һәркемгә үзенең олы рәхмәтен белдерде.

“Китапта язылган кайнар мәсьәләләр әле сүрелмәде. Кайберләре яңадан кайнарланып килә. Милләтебезнең бик кыен көрәш юлларын үтәсе бар һәм бу көрәшебез без үткәннән авыррак булыр төсле күренә. Без әле сәяси азатлык өчен генә көрәштек, глобальләшү вакытында сәяси, икътисади азатлык кына җитми. Безгә бозыклыктан, гонаһлардан арынырга кирәк. Хәзерге вакытта исән калган халыкларның киләчәге аның санына, җире зурлыгына артык бәйләнмәгән. Дөнья берләшкәндә, күп халыклар таралып, эреп бетәр, ләкин халыкның исән калуы аның белеменә, мәдәният дәрәҗәсенә, әхлагы чиста булуына бәйләнгән. Безнең халык саны никадәр ким булган саен, әхлагыбыз дәрәҗәсе шулкадәр артык булырга тиеш. Шул вакытта без тигез булабыз, исән калабыз.
Дөньяда һәр нәрсәнең вакыт чиге бар. Җитәр вакыт — кояш та сүрелер, җирдә тереклек тә бетәр, соңгы кеше, хайван, үсемлек тә калмас. Бер көнне соңгы микроб та вафат булыр, әмма безнең гасырлар яшисе бар. Шунда безгә исән калырга кирәк. Минем идеалым бар: дөнья беткәндә ике генә кеше исән калса, аларның язмышы бик аянычлы булыр, әмма шул ике кешенең берсе татар булсын иде”, — диде Фәндәс Сафиуллин.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татар халкы тәм-томнары милли ашлар конкурс-фестивалендә җиңү яулады
Далее: Дуслык Йортында «Голос» проекты катнашучылары турындагы фильм тәкъдим ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57