Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәнзилә Җәүһәрова: “Түгәрәк уен”ның ел саен географиясе киңәя

Фәнзилә Җәүһәрова: “Түгәрәк уен”ның ел саен географиясе киңәя

admin 21.09.2016

(21 сентябрь, 2016 ел) Россия күләмендә оештырыла торган “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале быел Кырымда уза. Кырымның Бахчасарай районында әлеге уңайдан матбугат конференциясе булып узды.

a3c4553d4f582bcaf7d172543a3852b1_L

Конференция Кырым республикасының Мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, Бахчасарай районының мәдәният бүлеге башлыгы Валерий Смирнов һәм “Түгәрәк уен” проекты авторы һәм җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова катнашында үтте.

“Түгәрәк уен”ның ел саен географиясе киңәя, проектта катнашырга теләүчеләр саны даими арта бара. “Түгәрәк уен”ның нәкъ менә Кырымда узуы очраклы хәл түгел. Кырым-татарлары белән Казан татарлары гомер бакый аралашып гомер иткән, ханнарыбыз уртак булган», – ди проект авторы Фәнзилә ханым.

Россиянең егермеләп төбәгеннән килгән фольклор коллективлары Кырымның алты мәдәният йортларында концерт бирәчәк. Программада кырым-татарларының үз чыгышлары да көтелә.

“Без бер тамырдан. Зур делегация булып Татарстаннан килүегез өчен рәхмәт. Сезне кырым-татарларның тарихи җирендә – Бахчасарайда кабул итүебезгә шатбыз. Кырым халкы сезнең концертларыгызны күптән көтә”, – ди Исмет Заатов.

Фестиваль барышында остаханәләр дә эшлиячәк. Казаннан килгән музыка белгечләре белән беррәттән, кырым-татарларының вокал, хореография, чигү буенча масстер-класслар оештырылачак.

Исегезгә төшереп узабыз: 21-24 сентябрь көннәрендә Кырымда IX Россиякүләм “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале уза. Фестивальдә балалардан башлап 90 яшьлек әбиләргә кадәр  татарның гасырлардан килгән гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләре күрсәтелә.

Интертат

Продолжить чтение

Назад: Дуслык Йортында Татарстан халыклары милли ашлары тәкъдим ителәчәк
Далее: Татар халкы тәм-томнары милли ашлар конкурс-фестивалендә җиңү яулады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57