Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрид Мөхәмәтшин милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Фәрид Мөхәмәтшин милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

admin 30.12.2014

Татарстан халыкларының Дуслык Йортында Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

«Иктисадый кыенлыкларга, төрле санкцияләргә карамастан, күпмилләтле Татарстан 2014 елны уңышлы гына тәмамлады, — дип ассызыклап үтте Татарстан Дәүләт Советы рәисе. — 2013 ел белән чагыштырганда җитештерү күләме 1,3% ка артты һәм 1,6 трлн сумга җитте. Ирешкән уңышларда сәнәгатьнең төрле юнәлешләрендә эшләүче хезмәт коллективларының, җитәкчеләрнең өлеше зур булды».

2938_pic

Фәрид Мөхәмәтшин әйтүенчә, мондый тотрыклы үсешкә Республикада яшәүче күпмилләтле халыкның үзара дустанә, тату яшәүләре дә зур этәргеч ясый. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясы коллективына һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә милли бергәлекне, Татарстанны ныгытуда, гражданлык җәмгыятен, социаль-иктисадый үсешен, этникара килешүне һәм конфессияара диалогны тәэмин итүдә куйган хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде.

«Соңгы елларда Татарстанда биш Халыклар Дуслыгы Йорты ачылды. Аларның һәрберсендә киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүче якшәмбе мәктәпләре эшләп килә, яшьләр юнәлеше тагын да активлышты, яңа Интернет-портал үз эшен уңышлы гына башлап җибәрде. Республиканың төрле төбәкләрендә Ассамблеяның күчмә утырышларын уздыру да матур гадәткә әйләнде. Ирешелгәннәрне күз карасы кебек саклау, төрле халыкларның телләрен, мәдәниятын, гореф-гадәт, йолаларын үстерү — алга таба да безнең төп бурыч булып тора», — диде Дәүләт Совета рәисе Фәрид Мөхәмәтшин.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57