(26 февраль 2015) Бүген Татарстан халыкларының Дуслык Йортында ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның күчмә утырышы узды.
Утырышта РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Михаил Федотов, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, совет әгъзалары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
«РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет безнең республикада беренче тапкыр уздырыла. Программа кызыклы, көн тәтибенә куелган мәсьәләләр Федерация субъектлары өчен бик тә мөһим, — дип билгеләп үтте Фәрид Мөхәммәтшин үзенең сәламләү сүзендә. — Татарстан Россиянең Европа өлешенә урнашкан иң эре төбәкләренең берсе. Анда 4 миллионга якын күпмилләтле халык яши. 170 милләт вәкиле арасында үзара татулык һәм аңлашу бар».
Дәүләт Советы рәисе Татарстан сәнәгатенең һәм авыл хуҗалыгы тармагының югары үсеше, эшче көчләр потенциалы турында сөйләде. Уңышларның сере дә халыклар дуслыгына нигезләнгән, дип ассызыклады Фәрид Мөхәммәтшин.
«Шулай да, проблемалар бар. Соңгы 10 елда элеккеге Советлар Союзы илләре арасында чикләр ачылу белән миграция агымы да көчәйде. Бүген бездә 60-65 меңләп рәсми теркәлгән, ислам диненең төрле агымнарындагы мигрантлар яши. Башка конфессиядәге кешеләр арасында да чишеләсе мәсьәләләр байтак. Шуңа күрә дә без әлеге проблемалар белән профессиональ дәрәҗәдә эшләргә кирәклеген тойдык», — диде спикер.
Аның сүзләренә караганда, милләт һәм конфессияләргә караган мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстан сокландыргыч нәтиҗәләргә иреште. Аерым алганда, Татарстан халыкларының Ассамблеясын һәм Дуслык Йортын булдыру, Россия ислам институтын ачу итскиткеч уңышлы булды.
«Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокукларын яклау – күпмилләтле, күп конфессияле Россиянең изге эше», — дип тәмамлады үзенең чыгышын Татарстан парламенты башлыгы.
РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко билгеләп узганча, Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау системасы кулланыла. Башка төбәкләрдә әле бу система формалашып кына килә. «Татарстан Идел буе Федераль округында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә чып-чын энҗе бөртегенә әйләнде», — диде Олег Мельниченко.
«Күчмә утырышларның төп бурычы – гомүмфедераль проблемаларның төбәкләрдәге торышын, хәлен аңлау. Шуңа да Совет әгъзалары кичә медицина учреждениеләре, Республика клиник балалар хастаханәсе, Вавилов исемендәге Балалар хосписы, Инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге, ТР Югары Суды, эчке эшләр органнарының махсус учреждениеләре, ветераннар өчен хәрби госпиталь һәм башкалар белән танышты», диде — РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Михаил Федотов.
Чыгышлардан соң утырышта катнашучылыр докладларны тыңладылар, анда күтәрелгән проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Көн тәртибендәге докладлар республикада кабул ителгән милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклап калуга йөз тоткан барлык программа документлары, ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуга, милләтара һәм конфессияара татулыкны тәэмин итүгә, төрле милләт вәкилләре арасындагы мөгамәләне, ТРда җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш яхшыртуга юнәлдерелгән иде.