Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәридә Кудашева исемендә татар һәм башкорт җыры халыкара фестивале үткәреләчәк

Фәридә Кудашева исемендә татар һәм башкорт җыры халыкара фестивале үткәреләчәк

admin 20.02.2016

(20 февраль, 2016 ел) 7-9 апрельдә Башкортстанның Нефтекамск каласында Фәридә Кудашева исемендәге “Дуслык моңо” башкорт һәм татар җыры халыкара фестивале үткәреләчәк.

Барлыгы 2 турдан гыйбарәт конкурста 16дан 25 яшькә кадәрге вокал башкаручылар катнашачак. Бу мөмкинлек урта махсус уку йортларында музыка белгечлеге буенча белем алучы 1-2 нче курс студентларына да бирелә. Конкурсантлар исә 4 җыр башкарырга тиеш була: башкорт халык һәм татар халык җырлары, башкорт композиторының һәм татар композиторының эстрада җырлары. Конкурста Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр вәкилләре катнаша ала, соңгыларына башкорт халык җырын, башкорт яки татар композиторы эстрада җырын, туган телдә халык һәм эстрада җырын башкару таләбе куела. Жюри составында Башкортстан һәм Татарстан сәнгать әһелләре эшләячәк.

“Дуслык моңо”нда үзен сынарга теләгәннәр gukrcnt@mail.ru , kultura_neft@mail.ru электрон адреслар буенча гариза җибәрергә тиеш була. Чараның координаторы — Кондакова Наталья Михайловна, тел.: 8 905 355 44 20.

Башкортстан Мәдәният министрлыгы, республика халык иҗат үзәге һәм Нефтекамск шәһәре округы хакимияте оештырган конкурсның жюри составында Башкортстан һәм Татарстан сәнгать әһелләре эшләячәк, диелә bashkortostan.ru сайтында.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57