(20 сентябрь 2019) Республика Дәүләт Советының яңа чакырылыш депутатлары спикер итеп Фәрит Мөхәммәтшинны сайладылар. Ул шулай ук 2007 елдан «Татарстан халыклары Ассамблеясе» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе булып тора.
Яңа чакырылыштагы Татарстан парламенты башлыгын электрон система кулланып яшерен сайлау нәтиҗәсендә сайладылар. Мәгълүмати табло буенча Мөхәммәтшин өчен 100дән 88 депутат — 88% — тавыш биргән.
ТР Дәүләт Советының янәдән сайланган спикерын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы булып тора һәм Татарстанның Дәүләт Советын 1998 елның 27 маеннан бирле җитәкли.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге