Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында төрки халыклар фестивалендә катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында төрки халыклар фестивалендә катнашты

admin 11.08.2017

(14 август, 2017 ел)  Азнакай районының атаклы Чатыртау тавында төрки халыкларның VII Халыкара «Чатыр тауда җыен» халык иҗаты фестивале узды. Бәйрәм катнашучыларына һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.

Фестивальне ачканда, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, Чатыртау районның визит карточкасы булып тора, шуңа күрә фестивальнең үткәрү урыны символик мәгънәгә ия.

Этнический фестиваль в Азнакаево

Фестиваль театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Төп герой Чатыр-батыр кунакларны фестиваль һәм бу як тарихы белән таныштырды. Аннары сәхнәдә профессиональ фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

Бәйрәмгә килүчеләрне Фәрит Мөхәммәтшин, республика җитәкчелеге, парламентарийлар һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе исеменнән котлап, күпмилләтле республикабызда милли мәдәниятләрне үстерүгә зур әһәмият бирелүен әйтте.

Этнический фестиваль в Азнакаево

Татарстан Дәүләт Советы рәисе быелгы фестивальнең рухи байлыкларны саклау һәм үстерүдә зур адым булачагына ышанычын белдерде.

«Бигрәк тә фестивальдә катнашучылар географиясе елдан-ел киңәюе куанычлы, – дип фикерләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин. — “Бу чарада үзешчән артистлардан кала профессиональ фольклорчыларның да катнашуы аның популярлыгы үсү турында сөйли”, — дип билгеләп үтте ул.

Мөхәммәтшин фестивальгә киләчәктә төрки халыкларның милли үзенчәлекләрен үстерү һәм саклауда зур уңышлар теләде.

Этнический фестиваль в Азнакаево

«Чатыр тауда җыен» фестивале Татарстан Республикасы Президенты гранты буенча 2011 елдан башлап үткәрелә. Фестивальнең максаты-мәдәни багланышларны үстерү, халыкара мәдәни хезмәттәшлеккә ярдәм итү, Россия төрки халыкларның милли гореф-гадәтләре үрнәгендә толерантлык тәрбияләү.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда «Чатыр тауда җыен» төрки халыклар иҗаты фестивале узачак
Далее: Мәскәүдә күренекле татарлар турында фильмнар күрсәтеләчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57