(13 гыйнвар, 2016 ел) 13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлауларын җиткерде.
Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм полиграфия хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.1703 елның 13 гыйнварында Россиядә “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күрә. Бу көн илебез журналистика тарихының башлангычы булып санала. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан расланган Матбугат көнен әлеге тармакта эшләүчеләр, матбугатны әзерләүчеләр һәм таратучылар ел саен билгеләп үтә.
Матбугат һәм электрон басмалардан, радио һәм телевидениедән, спутник һәм мобиль элемтәдән башка хәзерге тормышны күз алдына китерүе кыен. Алар безгә дөнья хәлләре, илебездәге һәм республикабыздагы вакыйгалар турында хәбәрдар булырга мөмкинлек бирәләр һәм иң әһәмиятле яңалыклар белән таныштырып торалар.
Массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге социаль-икътисадый вәзгыятькә һәм сәяси хәлләргә турыдан-туры бәйле генә түгел, аларга йогынты да ясый. Татарстан ММЧ соңгы елларда кадрлар белән һәм оештыру ягыннан тәэмин ителде, басма материалның сыйфаты яхшырды. Алар карамагында алдынгы мәгълүмат технологияләре: интернет, спутниклы, цифрлы, интерактив телевидение. Эшләү рәвеше ничек кенә алмашынса да, сезнең иҗади осталыгыгыз, социаль мәсьәләләрне аңлатуга җаваплы мөнәсәбәтегез һөнәрегезнең асыл нигезен тәшкил итә.
Хәзерге глобальләшү һәм дөньяви сәясәтнең тотрыксызлыгы шартларында патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләренә, сәяси аңга һәм медиаберләшмәләр вәкилләренең әхлакый җаваплылыгына ихтыяҗ зур. Татарстанлылар еш кына тирә-юньне сезнең күзләр аша күрә, сезнең сүзләрдән чыгып бәяли һәм белемегезгә ышана. Шуңа күрә журналистиканың төп бурычы – кирәкле мәгълүматны объектив җиткерү, көн саен үзгәреп торган вакыйгаларны дөрес чагылдыру, аларга гадел бәя бирү. Без – хакимият органнары, журналистлар һәм җәмәгать оешмалары – барыбыз бергә уртак мөһим эшләр башкарырга: толерантлык, милләтара дуслык һәм татулык, кешелеклелек һәм таләпчәнлек тәрбияләргә тиеш.
Кадерле дуслар! Туган илебезнең патриотлары булыгыз! Россия журналистикасының яхшы традицияләрен саклагыз! Тиражларыгыз артып торсын, рейтингларыгыз югары булсын! Барлык матбугат хезмәткәрләренә кызыклы эшләр, бай материал һәм иҗади куәт, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим.