(9 февраль 2018) Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының IV хисап-сайлау конференциясе үтте. Чарада Татарстан буйлап 208 делегат катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кнференциядә катнашучыларга атап юлланган телеграммасы укылды. Татарстан халыклары Ассамблеясе — Россия Федерациясендәге иң эре милли-мәдәни берләшмә, дип әйтелгән иде.
«Гражданлык җәмгыятенең мөһим институты буларак, чирек гасыр дәвамында үзенең актив эшчәнлеге белән Ассамблея Татарстан халыкларының милли хәрәкәте консолидациясе үзәгенә әверелде», — дип билгеләп үткән ТР Президенты.
«Татарстанның социаль-икътисади үсеше — барлык милли-мәдәни оешмалар вәкилләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе. Конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш, профессиональ һәм иҗтимагый эшчәнлектә яңа үрләр алу, тынычлык, дуслык һәм татулык телим», — дип әйтелгән иде телеграммада.
Конференциядә Татарстан буенча барлыгы 208 делегат катнашты. Алар — республика халыкларының 37 милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре.
Хисап-сайлау конференциясендә Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул муниципаль берәмлекләрдәге җирле бүлекләрнең актив эш алып баруы өчен милли-мәдәни автономияләргә рәхмәтен белдерде.
Чыгышын дәвам итеп, Фәрит Мөхәммәтшин 2017 елның истәлекле вакыйгасы дип III Татарстан халыклары Съездын атады.
«Форсаттан файдаланып, Совет әгъзаларына, милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар вәкилләренә, Ассамблея активистларына әлеге зур масштабтагы чараны оештыруда һәм уздыруда булышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Милли-мәдәни берләшмәләрнең эшчәнлекләрен кайгыртуга килгәндә, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар үсеше мәсьәләсендә Татарстанда зур алга китеш күзәтелүе хакында әйтте Фәрит Мөхәммәтшин:
«2016 елда коммерцияле булмаган оешмаларга булышлык күрсәтүче Россия төбәкләре арасында республика унынчы урында торган булса, 2017 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантларны 69 проект алды. Без бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан калышабыз».
«Гасырлар буенча төзелгән дуслык атмосферасын, республикабызда яшәүче күпмилләтле һәм күпдинле халыкның иң әйбәт гореф-гадәтләрен без сакларга һәм җәелдерергә тиешбез. Татарстанның төп байлыгы — халкының көчендә, һәм безнең өстенлегебез милләтара һәм динара тынычлык һәм татулыкта», — дип сөйләде Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе.
Конференция эшендә Совет рәисе урынбасары – Россия халыклары Ассамблеясенең Башкарма комитеты рәисе Назиржон Абдуганиев та катнашты. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясе — Россия халыклары Ассамблеясе эшчәнлегенә зур өлешен керткән Россиядәге иң өлкән иҗтимагый берләшмәләрнең берсе, дип билгеләп үтте ул.
Татарстан халыклары Ассамблеясенең милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендәге тәҗрибәсенән Россиядә генә түгел, ә дөньяның башка илләрендә дә файдаланалар, дип сөйләде мөхтәрәм кунак. Аерым алганда, Татарстан тәҗрибәсе 2017 елның язында оешкан Евразия халыклары Ассамблеясе эшендә кулланылган. Моннан тыш Назиржон Абдуганиев Фәрит Мөхәммәтшинга милләтара аралашуы төзүдәге эше өчен, шулай ук Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйровка рәхмәтен белдерде.
Конференция эшендә 6 кеше чыгыш ясады.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров Ассамблеянең өч еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Ул милли-мәдәни автономияләрнең муниципаль берәмлекләрдә җирле бүлекләрен ачып, үз эшләрен җәелдерүләре хакында сөйләде. Өч ел эчендә барлыгы 31 җирле бүлек булдырылган. Әмма кайбер автономияләр бу юнәлештә күпкә калышалар. Грант оту мәсьәләсенә килгәндә, 8 ел эчендә 17 автономия тарафыннан 25 млн. сумлык 80 грант отылган. Шулай ук Николай Владимиров милли-мәдәни автономияләрнең яшьләр бүлекләрен активлаштырырга ондәде һәм «Киләчәктә сайланачак җитәкчеләрне тәрбияләик!» дип әйтте.
Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили оешмада күберәк бүлекләр ачарга кирәклеген әйтте. Бүгенге көндә оешманың 17 тел бүлегендә 200дән артык бала тулы белем ала.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты эшчәнлеге турында оешманың директоры Ирек Шәрипов сөйләде. Ул шулай ук балалар белән эшләүнең мөһимлеген әйтеп үтте, Оешмада берничә ел оештырылучы «Дуслык һәм таталуык дәресләре» проектын ул муниципаль берәмлекләрдә дә җәелдерергә кирәк дип белдерде.
Түбән Кама шәһәренең Халыклар Дуслыгы йорты эшчәнлеге белән оешманың директоры Васил Хафизов таныштырды. Аның әйтүенчә, оешманың төп казанышы — ул тцрле грант программаларында актив катнашу. Соңгы өч елда гына әлеге Халыклар Дуслыгы йорты 600 мең сумнан артык булган ике грант откан.
Милли-мәдәни автономиянең киләчәккә үсеш стратегиясе турында Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов сөйләде. Удмуртлар автономиясе эшендә төп игътибар грамоталы планлаштыру һәм активистларның команда булып эшләвенә юнәлдерелгән.
Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе эше белән аның җитәкчесе Тимур Кадыйров таныштырды. Ул милли-мәдәни автономияләрнең яшьләр бүлекләренә җитәкчеләр сайлаганда дөрестән дә актив һәм лидер булган кешеләрне игътибарда тотарга өндәде.
Конференция эше нәтиҗәләре буенча Фәрит Мөхәммәтшин тагын өч еллык срокка бер тавыштан Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе итеп сайланды. Моннан тыш Ассамблея Составына ТР Мәгариф һәм фән минитры, ТР Премьер-минитры урынбасары Рафис Борһанов, ТР буенча Эчке эшләр минитрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов кертелде.
Конференция ахырында республика милли хәрәкәтенең актив әгъзаларына Дәүләт Советы рәисенең, федераль һәм республика минитрлыклары һәм ведомстволарының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Россия халыклары бердәмлеген үстерүдә һәм ныгытуда керткән өлеше өчен ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыклары Ассамблеясенең «Халыклар дуслыгы — Россия бердәмлеге» алтын медале белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев тапшырды.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге