Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу — Татарстанда гомер итүче барлык милләт вәкилләре эше»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу — Татарстанда гомер итүче барлык милләт вәкилләре эше»

admin 12.09.2018

(12 сентябрь 2018) Кукмарада Татарстанның халыклар Ассамблеясе Советының һәм Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча ведомствоара эшче төркеменең күчмә утырышы булды. Утырышны Ассамблея Советы Җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.059

Утырыш алдыннан, Фәрит Мөхәммәтшин соңгы вакытта республикада уздырылган, милләтара тематикага кагылышлы төп чаралар турында сөйләде. Ул шулай ук, яңа дәүләт миграция сәясәте концепциясен эшләү ахырына якынлашып килүен белдерде. Әлеге сәясәт кешеләрне ватаннарына кире кайтару өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе агымдагы елның ахырына Казан Изге Ана иконасы соборында төзелеш эшләрен төгәлләү планлаштырылганы турында да сөйләде.

Республиканың һәр муниципаль берәмлегендә булдырылган Дуслык йортларының роленә күчеп, парламент башлыгы Татарстан халкының күпмилләтле хәрәкәтен консолидацияләү буенча аларның эшен көчәйтергә өндәде. Ул Дуслык йортлары, милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең игътибарын, дәүләт һәм муниципаль берәмлек хакимиятләре органнары, фәнни-мәгариф оешмалары һәм хокук саклау структуралары белән тыгыз бәйләнешнең мөһимлегенә юнәлтте.

“Хәзер милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлегенә ярдәм итәргә кирәклеген барлык район башлыклары да аңлый. Мин инде Ассамблеяның башкарма комитеты җитәкчесеннән, теге яки бу район башлыгының аны кабул итмәве турында шикаятьләр ишетмим. Ләкин җитешсезлекләр бар”, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

IMG_81601

Фәрит Мөхәммәтшин республика форумнары, милләтара мәсьәләләр буенча республика районнарында уздырылган чараларның формасына уңай бәя бирде һәм бу практиканы дәвам итәргә тәкъдим итте. Утырышта яшьләр арасындагы протест рухына бәйле борчылу да телгә алынды. Фәрит Мөхәммәтшин республика ведомстволарын яшьләр белән тәрбия эшләре алып барырга өндәде. Бигрәк тә Татарстанның яңарак кына барлыкка килгән Яшьләр эшләре буенча министрлыгына, диде ул.

Утырышны төгәлләп, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы җитәкчесе миграция темасына кагылды. Республиканың мигрантлар агымы зур булган, шактый кызыклы төбәк икәнен билгеләп үтте.

“Аларның безгә нинди максат белән килгәнен һәм нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белергә кирәк. Шул вакытта без килеп чыккан теге яки бу очрак факты буенча түгел, ә профилактика эше белән шөгыльләнәчәкбез”, — диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыкларына әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кушты.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе телләрне өйрәнү буенча курсларга чакыра
Далее: Дамир Фаттахов: «Яшьләр Ассамблеясе — төрле милләт вәкилләре дуслыгының ачык мисалы»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57