Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстан Республикасы хакимиятенең Татарстандагы яңа вәкиле белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстан Республикасы хакимиятенең Татарстандагы яңа вәкиле белән очрашты

admin 25.12.2016

(25 декабрь, 2016 ел) ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстан Республикасы хакимиятенең Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе Магомед Муслимов белән очрашты.

«Дагыстан вәкилен Татарстанга җибәрү карары ике арадагы икътисади мөнәсәбәтләр үсеше өчен бик мөһим», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин очрашу башында һәм яңа вәкилне Татарстанда уза торган чараларда катнашырга чакырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Андый чараларның берсе, мисалга, 2017 елның 15 апрелендә Казанда узачак ТР Президенты боерыгы белән билгеләнгән Татарстан халыклары Съезды. Әлеге чарага республикада яшәүче 170кә якын милләт вәкиле җыелачак.

18650_pic

Магомед Муслимов, үз чиратында, Татарстан белән эффектлы мөнәсәбәтләр төзү Дагыстан өчен бик мөһим юнәлеш булып тора, дип ассызыклады. Хәзерге вакытта ул оештыру эшләре белән йөри.

18648_pic

ТР Дәүләт Советы рәисе Президент Аппараты һәм Татарстан хакимияте белән тыгыз элемтәдә эшләргә киңәш итте, чөнки Дагыстан Республикасы хакимиятенең Татарстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесенә системалы эш төзү һәм яңа элемтәләр булдыру кебек җаваплы эш билгеләнгән.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының «Дагыстан халыклары берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы рәисе Арсен Балафендиев та катнашты.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57