( 3 февраль) ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы бюросы һәм Төбәкләр палатасы бюросы утырышларында катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы бюросы һәм Төбәкләр палатасы бюросы утырышларына катнаша. Көн тәртибендә — халыкара хәлләр, шулай ук кайбер Европа дәүләтләрендә төбәк сәясәте мәсьәләләре.
Утырыш Франциядәге фаҗигале вакыйгалар истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланды, ул чакта Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) карикатуралар бастыруга җавап итеп, «Charlie Hebdo» сатирик журналы хезмәткәрләре атып үтерелде. Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы бюросы әгъзалары билгеләп узганча, террорчылыкны берничек тә аклап булмый, ә күп яклы дәүләтара хезмәттәшлектән башка аңа каршы көрәшеп булмый.
Тиздән Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы җирле дәрәҗәдә радикальләшүгә каршы көрәш стратегиясен караячак. Сүз эшне көчәйтү турында бара, иң беренче чиратта, Европа төбәкләрендә һәм муниципалитетларында. Бүгенге утырышта Украинадагы сәяси вәзгыять һәм Конгрессның аның территориясендәге эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Бюро әгъзалары шулай ук 2014 елдагы эшләренә нәтиҗә ясады һәм 2015-2017 елларга перспективалы юнәлешләр билгеләде.
Фәрит Мөхәммәтшин «катлаулы тышкы сәяси вәзгыятькә бәйле рәвештә кайбер авырлыклар бар, безгә — Россия төбәкләре вәкилләренә алар белән очрашырга туры килә. Әмма, бернәрсә дә карамастан, Европа Советы мәйданчыкларында башланган диалогны тәмамларга ярамый, хезмәттәшлек формасын һәм мөмкинлекләрен саклап калу, төп юнәлешләр буенча безнең илнең позициясе турында бәян итү мөһим», — дип билгеләп үтте.