(26 марта 2015) ТР Дәүләт Советы Рәисе Украинадагы сәяси кризисны хәл итү юллары турындагы дискуссиядә актив катнашты.
Страсбургта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты
Рәисе эшен дәвам итә. Кичә ул үзе җитәкли торган Актуаль мәсьәләләр комитеты утырышын үткәрде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Европа парламентарийлары хакимиятнең җирле һәм төбәк органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары арасындагы партнерлык проблемалары, вәкиллекле демократик институтлар эшчәнлегендә яшьләрнең катнашуы, икътисади кризис шартларында балалар хокукларын яклау буенча фикерләштеләр.
Комитет әгъзалары янә җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә иҗтимагый тормышта хатын-кызларның катнашы темасын кузгатты.
Комитетның балаларга карата сексуаль көч куллануны булдырмау буенча шәһәрләр һәм төбәкләр пактын гамәлгә кую буенча эше дәвам итте. Искәртеп узабыз: 2012 елда Европа Советы “Һәр бишенче” программасын эшләтеп җибәрде. Тикшерүләр мәгълүматларына караганда, Европада балаларның 20 процентка якыны — сексуаль көч куллану корбаны, 75-80 процент очракта бала яхшы белгән һәм ышанган кешеләр – ата-аналар, дуслары, спорт буенча тренерлары, дини лидерлар һ.б. тарафыннан көчләнә. Шул ук вакытта көчләү турында 90 процент очракта тиешле органнарга хәбәр ителми. Пакт балалар, ата-аналар, укытучылар һәм балалар белән элемтәдә булган башка социаль төркемнәр арасындагы проблеманың киң җәелүе турында җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм сексуаль көч куллану очракларын булдырмауга юнәлдерелгән.
Конгресс бюросы һәм палаталар бюросы утырышлары кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Украина эчендәге сәяси кризисны хәл итү юллары турындагы дискуссиядә актив катнашты. ТР Дәүләт Советы Рәисе утырышта катнашучыларга 1990 еллар башында Россиядә мондый мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсе турында Татарстан мисалында сөйләде.
“Иҗтимагый-сәяси строй алмашы, яңа дәүләтләр барлыкка килү, базар мөнәсәбәтләренә керү – болар барысы да күп санлы икътисади проблемалар, милләтара өлкәдә каршылыклар көчәю, иҗтимагый хәрәкәтләрнең сәясиләшүе белән бергә булды, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәәммәтшин. — Шундый шартларда республика хакимияте органнары алдына вазгыятьне тотрыкландыру, милләтара татулыкны һәм тынычлыкны саклау бурычы куелды. Татарстан мөсткыйльлеген ныгыту курсын сайлады, килешүне, федерализм һәм толерантлык принципларын яклау практикасын үзләштерү һәм үстерүдә, гомумән, яңа Россия дәүләтчелеге төзелешендә — беренче юл салучы. Бүген Россия эчендәге килешү мөнәсәбәтләре мәгънәсен бәяләп, алар, чыннан да, сәяси реализм җиңүе, федераль үзәк белән федерация субъекты арасында сәяси чаралар каршылыкларын цивилизацияле хәл итү ысулы булды”.
Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимияте конгрессының XXVIII сессиясе барышында Бөекбританиядә деволюция перспективалары дебатлары узуына игътибарны юнәлтте. Хакимиятнең төбәк һәм җирле дәрәҗәләренә вәкаләтләрнең киңрәк спектрын йөкләү турында сүз бара. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Шотландиядә референдум үткәрү мондый мәсьәләләрне хәл итүнең тыныч һәм цивилизацияле юл белән хәл итү мөмкинлеген ачык күрсәтте. “Илләр үз территорияләрендә яшәүче этник төркемнәргә карата хөрмәт белән дәүләт корылышы проблемасын хәл итүләре турында мисаллар күп”, — дип ассызыклады республика парламенты башлыгы. Аның фикеренчә, “Украина эчендәге сәяси кризистан чыгуның бердәнбер хокукый юлы – инклюзив диалог юлы белән яңа Конституция кабул итү һәм барлык төбәкләрнең яңартылган, чын-чынлап демократик дәүләттә яшәргә килешүенә ирешү”.
“Без мондый яхшы башлангычларда ярдәм итәргә, конструктив диалог кысаларында охшаш проблемаларны чишү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер», — дип тәмамлады чыгышын ТР ДС һәм Европа Советының Актуаль мәсьәләләр комитеты Рәисе.
Чыганак: «Татар информ» ИА