Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин Исмәт Йылмасны Төркия Республикасы Бөек Милли Җыены Рәисе итеп сайлануы белән котлый

Фәрит Мөхәммәтшин Исмәт Йылмасны Төркия Республикасы Бөек Милли Җыены Рәисе итеп сайлануы белән котлый

admin 07.07.2015

(3 июля 2015) ТР парламентыннан шул хакта хәбәр алынды.

ТР Дәүләт Советы Рәтисе Фәрит Мөхәммәтшин Исмәт Йылмасны Төркия Республикасы Бөек Милли Җыены Рәисе итеп сайлануы белән котлады.

“Төркия һәм Татарстан тугандаш халыклары арасындагы тыгыз багланышлар актив үсә бара. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы үз ягыннан күпьеллык парламентара хезмәттәшлекне югары бәяли һәм аны алга таба үстерү омтылышы белдерә. Төркия Республикасы парламенты югары делегациясенең күптән түгел Казан шәһәрендә булуы шушы уңай процесска үзенең өлешен кертер дип уйлыйбыз. Төркия Республикасы Бөек Милли Җыены һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасындагы дустанә нәтиҗәле элемтәләр Төркия – Россия стратегик партнерлыгы кысаларында дәвам итәр дип ихлас өметләнәбез”, — диелә Татарстан парламенты башлыгының Исмәт Йылмас адресына юллаган телеграммасында.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итте.

«Татар-информ»

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57