(23 гыйнвар) Халыкларның милли мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауда халыклар ассамблеясының ролен бик зур дип бәялим, диде ТР парламенты башлыгы.
“2007 елда Татарстан халыклары ассамблеясын оештырганда без Казахстандагы әлеге иҗтимагый оешманың тәҗрибәсенә таяндык. Халыклар һәм диннәр арасында үзара тынычлыкны, аңлашып яшәүне булдыруны иң мөһим мәсьәлә итеп, бу эшкә республиканың беренче Президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаевның шәхсән алынуын белү минем өчен бик тә куанычлы хәбәр булды”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы Татарстан халыклары ассамблеясын оештыру тарихын бәян итеп, аның башында Татарстан халыкларының 1992 елның маенда уздырылган беренче съездында оештырылган Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе торуына басым ясады. 2007 елда уздырылган икенче съезда әлеге оешма Татарстан халыклары ассамблеясы итеп үзгәртелә, Фәрит Мөхәммәтшин исә аның рәисе итеп сайлана. Тора-бара хәрәкәт үз эшчәнлеген тагын да тирәнрәк җәелдерә, республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә Дуслык йортлары төзелә, миллли-мәдәни мохтарияләргә җыйналу, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Мондый йортларда якшәмбе мәктәпләре эшли, милли иҗат коллективларына шөгыльләнү өчен шартлар барлыкка килә.
Бүгенге көндә Татарстан халыклары ассамблеясы 35 милләт вәкиле мәнфәгатьләрен чагылдыручы 85 милли оешманы берләштерә.
“Халыкларның милли мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауда халыклар ассамблеясының ролен бик зур дип бәялим”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Очрашудан файдаланып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка үзенең хөрмәт сүзләрен ирештерде. “Нурсолтан Абиш улы Назарбаевны Казахстан халыклары ассамблеясының 20 еллыгы белән тәбрик итәм һәм Россия Федерациясе субъектлары, гомумән, илебез өчен үрнәк булырдай нәтиҗәле эшләр башкаруы өчен зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде ул, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.