Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыклар дуслыгы – төп байлыгыбыз»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыклар дуслыгы – төп байлыгыбыз»

admin 18.02.2017

(18 февраль, 2017 ел) ТР парламенты башлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Актанышта якынлашып килүче III Татарстан халыклары Съезды турында сөйләде һәм шәһәр халкын республика тормышында мөһим рольне уйнаган әлеге чарага чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда 173 милләт вәкиле яшәве һәм аларның һәрберсе үзенчәлекле булу турында әйтеп китте:

«Без федераль дәрәҗәдә төрле милләт вәкилләренең ничек дус һәм тату яши алуын күрсәтергә телибез. Халыклар дуслыгы – төп байлыгыбыз», — дип сөйләде парламент башлыгы.

Шул көнне үк Актаныш районы Поисеево авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты тарафыннан оештырылган чираттагы хәйрия концерты үтте. Исегезгә төшерәбез, «Күпмилләтле Татарстан» концертларының беренчесе Минзәлә интернат-йортында узды.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57