(19 гыйнвар) Делегация җитәкчесе Сергей Бебенин Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеген югары бәяләде.
19
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ленинград өлкәсе парламенты делегатлары белән очрашты.
Очрашу барышында ул ТР Дәүләт Советының эшчәнлеге, 2014 елда Дәүләт Советына булып узган сайлаулар, Татарстанның икътисади хәле, республика җиткәчесе атамасына кагылышлы мәсьәләләр хакында сүз алып барды. “Без Ленинград өлкәсе парламенты белән 2010 елда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән идек һәм, шул килешү нигезендә, бик актив эш алып барабыз”, — диде һәм беренче тапкыр ул төбәктә булганнан соң, Ленинград өлкәсендә мөгезле эре терлек үрчетү, сөт җитештерүне күләменнән таң калуын искә алды.
“Ленинград төбәгенең Закон чыгару хакимияте ышанычлы партнерларның берсе булып тора. Безнең икътисад ягыннан уртак якларыбыз бик күп. Ленинград өлкәсе — Россиядә авыл хуҗалыгы актив үскән төбәк, һәм без алардан бу юнәлештә тәҗрибә алабыз”, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ленинград өлкәсе закон чыгару органы җитәкчесе Сергей Бебенин да үзе җитәкчелек иткән парламент белән таныштырды һәм өлкәдәге икътисади, сәяси хәлләр хакында кыскача сөйләп үтте. Ул шулай ук быел өлкә губернаторын сайлаулар булуы хакында хәбәр итте.
Проблемаларга килгәндә, Сергей Бебенин юлларны төзекләндерү буенча кыенлыклар булуын, акча җитмәвен ассызыклады.
Ул Татарстанның тәҗрибәле һәм зур уңышларга ирешкән төбәк булуын да искәртеп үтте. “Татарстан — сәясәт өлкәсендә дә, икътисадта да танылган республика һәм аны күпләр белә. Андый төбәкләр Россиядә күп түгел”, — дип фикерен белдерде ул.
Сергей Бебенин Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеген дә югары бәяләде. “Сездә башкарма хакимият тә, закон чыгару хакимияте дә югары дәрәҗәдә эшли. Без үзебезне кызыксындырган мәсьәләләр хакында алдан ук язып җибәргән идек һәм хезмәттәшләребезнең бу сорауларга карата фикерен ишетәсе килә. Федераль үзәк һәм төбәкләрнең мөнәсәбәтләре, муниципаль хакимият төзелешенә карата да карашларыбыз уртак”, — диде Ленинград төбәге парламенты җитәкчесе.
Парламент җитәкчеләре муниципаль хакимият структуралары хакында да сөйләште.
Искәртеп үтәбез: Ленинград өлкәсе парламенты делегатлары Казанга кичә килеп төште. Бүген алар Казан Кремле һәм андагы Кол Шәриф мәчете, Казан (Идел буе) федераль университеты һ.б. танылган объектлар белән танышты.