(6 апрель 2021) Яр Чаллы шәһәрендә ТР Дәүләт Советы рәисе, ТР халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышы узды.
Утырыш алдыннан кунаклар 111 нче номерлы балалар бакчасында һәм шәһәрнең 41-нче номерлы иң зур мәктәпләренең берсендә булдылар. Делегацияне шәһәрнең милли җәмгыятьләре җыр-бию белән каршы алды.
Совет утырышында муниципалитетның туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында фикер алыштылар, «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенә игътибар бирделәр.
«Милләтара тынычлык һәм татулык — ул һәр халыкның һәм тулаем Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең, шулай ук тулаем илнең төп кыйммәтләре. Бу ризалык, дуслык, үзара аңлашу һәм ярдәмләшүдән башка үсеш алып булмый, республикабыз үсешенең актуаль һәм катлаулы бурычларын хәл итү мөмкин түгел», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Түгәрәк өстәл барышында мэр Наил Мәһдиев Автошәһәр территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау кысаларында ниләр эшләнүе турында сөйләде.
«Ярты гасыр эчендә шәһәрдә шактый тату, яхшы эшлекле атмосфера булдырылды һәм, минемчә, ул нәтиҗәле эшли. Бу — безнең үзенчәлекле байлыгыбыз, ул безнең шәһәрне күп шәһәрләрдән аерып тора», — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Татарстан халыклары Ассамблеясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе, Яр Чаллы керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе, Чаллы шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов Автошәһәрнең милли җәмгыятьләрен финанслауның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы турында белдерде.
«Алынган грант акчалары бик зур, әмма милли җәмгыятьләр эшендә бу җитәрлек ярдәм түгел. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, муниципаль программаларга кертелгән чараларны үткәрүгә билгеле бер акча бүлеп бирелгән, әмма алар да аз күләмдә. Шуңа күрә бөтен финанс йөкләнеше милли җәмгыятьләр җитәкчеләренә һәм патриотларына төшә, — дип билгеләп үтте ул. — Минемчә, шәһәр һәм республика ягыннан милли җәмгыятьләр белән эшне системалы, уйланылган һәм нәтиҗәле итеп оештырырга вакыт. Бу Татарстан халыклары Ассамблеясе аша бүлекләргә һәм филиалларга финанс ярдәме күрсәтүгә дә кагыла. Мондый җитди оешма булганда, без мораль яктан гына түгел, финанс ягыннан да ярдәм булачагына ышанырга хокуклы».
Агапов шулай ук быел «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортына капиталь ремонт ясау мәсьәләсе хәл ителүен билгеләп үтте һәм киләсе очрашуга төзекләндерелгән бинада чакырды.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Президиумы утырышыннан соң Татарстан, Яр Чаллы, Түбән Кама дуслык йортлары, шулай ук Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе артистлары тамашачыларга республика территориясендә тупланып яшәүче халыкларның җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Концерт «Без бергә» — «Мы вместе» күчмә мәдәни фестивале кысаларында узды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге