Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Нәүрүз – күпмилләтле республикабызның мәдәни муенсасында чын энҗе»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Нәүрүз – күпмилләтле республикабызның мәдәни муенсасында чын энҗе»

admin 24.03.2018

(24 март 2018) Казанда «Нәүрүз»гә багышланган бәйрәм чаралары узды. Бәйрәм кунакларын ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. (ФОТО) (ВИДЕО)

 

IMG_0112

Казан ипподромы мәйданы сәгать 10:00дә кунаклар өчен үз ишеген ачты. Төшкә бәйрәмнең рәсми ачылышы башланды.

«Нәүрүз — иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул Сабантуй, Каравон һәм башка бәйрәмнәр кебек Татарстанда һәрвакыт уздырыла. Минем фикеремчә, бу бәйрәмнән яз башлана. Ә яз — ул яңа өметләр, планнар, уңышлар», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бу бәйрәм берләштерә, төрки халыкларның борынгы гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән таныштыра. Нәүрүз – тату һәм дус булып 173 төрле милләт вәкиле яшәгән күпмилләтле республикабызның мәдәни муенсасында чын энҗе булып балкый».

IMG_0291

Соңгы арада татарстанлылар тормышында рухи-әхлакый кыйммәтләр тагында зурырак урынны алып тора башлады, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

IMG_0176

«Мәдәниятләр тәэсирләшүе аша бу кыйммәтләр тагын да арта, — дип саный республика парламенты башлыгы, — без татарстанлылар өчен Туган ягыбыздагы һәр мәдәният һәм халык кадерле. Без милли бәйрәмнәр аша рухи яктан байыйбыз, бер-беребезгә якынаябыз».

IMG_0626

Быел Казахстан һәм Иранның Казан шәһәрендәге консуллыгы җитәкчеләре, шулай ук I Халыкара төрки кино фестивале катншаучылары, Татарстан министрлыклары һәм ведомство вәкилләре бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды.

IMG_0310

«Нәүрүз» бәйрәмен беренче өч сәгатьтә 2 меңнән артык казанлы һәм шәһәр кунагы килеп күрде. Төп сәхнәдә бер-бер артлы әзербайҗан, казах, үзбәк, таджик, башкорт, төрек, төрекмән, әфган артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.

IMG_9919

Төп сәхнәдән тыш бәйрәмдә интерактив мәйданчык та эшләде. Анда Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе активистлары флешмоб оештырды, Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның милли уеннарын уйнатты.

IMG_9950

Традиция буенча бәйрәмдә милли-мәдәни автономияләр милли аш-су, эчемлекләр һәм сувенирларын тәкъдим итте.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанга төрки дөньяның танылган кинематографистлары җыелды
Далее: «Нәүрүз — 2018» массакүләм мәгълүмат чаралары сюжетларында

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57