Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Россия күпмилләтле халкының йолалары белән яши»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Россия күпмилләтле халкының йолалары белән яши»

admin 07.07.2019

(7 июль 2019) Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия күпмилләтле халкының матур гореф-гадәтләре белән яши дип саный. Бу фикерен ул Мәскәүдә узган “Сабантуй-2019” халыкара фестивалендә әйтте.

15-1024x682

“Сезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзләре тапшырды. Ул татар һәм башкорт халкының иң яхшы гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен саклаган өчен сезгә рәхмәт әйтә. Безнең илебез күпмилләтле халкының матур гадәтләре белән яши һәм бу безнең дуслыкның бәйләнеше булып тора”, — диде Дәүләт Советы башлыгы бәйрәмдә катнашучыларга.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сабан туеның Татарстанның һәм Башкортстанның һәр район-шәһәрендә, шулай ук Россиянең күп шәһәрләрендә һәм чит илләрдә узган татар-башкорт милли бәйрәме чиратын төгәлләвен дә әйтте. Әлеге рухи, спорт, мәдәни бәйрәм дус-туганнар һәм якыннар белән җыелышу мөмкинлеген бирә, диде ул.

Татар утарын караган вакытта Татарстан парламенты башлыгы һәм аны озата баручы кунаклар традицион халык уенында чүлмәк ватып үз көчләрен сынап карады. Алар шулай ук башка тематик мәйданчыкларны да карады. Фәрит Мөхәммәтшин милли көрәш ярышларына да старт бирде.

Бәйрәмне оештыручыларга һәм кунакларга Мәскәү мэры Сергей Собянин да сәламләү сүзләре җибәргән. Аны башкаланың Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков укыды.

Киләсе елда Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгында федераль Сабан туе узачак. Ул Татар АССРы төзелүенә 100 ел тулуга багышланачак.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында антрополог һәм этнологлар Когрессының секция утырышлары төгәлләнде
Далее: Сергей Плеханов: «Бу егет-кызлар Россиядә, бигерәк тә, Татарстанда беренче тапкыр»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57