Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең Молдовадагы илчесе белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең Молдовадагы илчесе белән очрашты

admin 04.08.2015

(4 август, 2015 ел) Очрашу кысаларында Россия төбәкләренең Молдовадагы партнерлары белән перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикерләштеләр

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең Молдовадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе — адашы Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу үткәрде. Очрашу кысаларында Россия төбәкләренең Молдовадагы партнерлары белән перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикерләштеләр.

Татарстан парламенты җитәкчесе Россия дипломатына чит дәүләтләр һәм Россия төбәкләре белән парламентара элемтәләр булдыру процессы турында сөйләде. Яклар сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә хезмәттәшлек юнәлешләре, төбәкара элемтәләрне киңәйтү буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Илче Молдова Республикасында икътисади һәм сәяси вазгыять турында сөйләде, дип белдерә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Очрашу тәмамланганда, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе кунакка Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты узуы турында белдерде һәм ярышлар карарга чакырды.

 Фото http://www.gossov.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.

«Татар-информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57