(13 гыйнвар) Бүген Россия Матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан халыкларының Дуслык Йортында тантаналы чара уздырылды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, төбәк массакүләм мәгълумат чаралары җитәкчеләре, журналистлар һәм бу өлкәдә хезмәт куючылар катнашты.
“Сез, хөрмәтле журналистлар, хөкүмәтнең башка тармаклары белән бергә, республикабызда дуслык, үзара аңлашучынлык мохите тудырасыз. Икенче яктан исә тормышыбыз, җәмгыятебездәге җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп, хакимиятебезнең игътибарын шул мәсьәләләргә юнәлдерергә, ул сорауларны чишәргә, булган кытыршылыкларны бетерергә ярдәм итәсез”, — диде Ф. Мөхәммәтшин залда җыелганнарга мөрәҗәгать итеп.
“Татарстанның медиа базары хәлен республика җитәкчеләре уңай бәяли. Без бердәм, әзерлекле, сәләтле журналистлар коллективларыбыз булу белән горурланабыз. 2014 елда республикада булган сайлау кампаниясендә дә сез актив катнаштыгыз, ә ул ел җиңел булмады. 2015 ел да җиңел булыр дип ышанып әйтеп булмый. Журналистлар, илдә туган вазгыятьне бик саклык белән генә халыкка җиткерергә тиеш”, — дигән максат куйды парламент җитәкчесе каләм ияләренә.
Ф. Мөхәммәтшин Татарстан районнары, шәһәрләрендә чыга торган басмалар мөхәрирләре белән очрашуларны ешрак уздырырга, республика муниципаль берәмлекләрендәге ММЧларның да җәмгыять проблемаларын чишүендә актив катнаштырырга кирәклеген искәртте.
“Мин сезне Яңа ел белән котлыйм! Бу ел безнең барыбыз өчен дә уңышлы булсын! Яшь журналистлар белән беррәттән, каләм осталарын да төрле чараларда күрергә язсын! Барыгызга да сәламәтлек телим! Бәйрәмегез белән сезне, журналистлар!” – дип мөрәҗәгать итте.
Римма Ратникова исә сүзен Парижда моннан бер атна элек булган теракт вакыйгаларыннан башлады һәм һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алуны сорады.
“Нинди генә дин тотуларына карамастан, дөньядагы барлык халыклар да бу коточкыч җинаятькә каршы берләште. Дөньяның күп илләрендә манифестлар оештырыла һәм террорчылыкка каршы көрәш бара, — диде ул чыгышында. – Сүз иреге булу — ул теләгән нәрсәне сөйләп, буталчыклар, болганчыклар китереп чыгару дигән сүз түгел. Сүз иреге — ул җәмгыять алдында булган җаваплылык. Журналист җәмгыятькә тикшерелгән мәгълүматны җиткерергә тиеш. Икенче яктан исә ул җиткерелгән сүзнең нинди нәтиҗәләргә китерүен алдан уйлавы мөһим. Журналистика — ул романтик, ымсындыргыч һөнәр генә түгел, ул бик зур хезмәт. Мин сезгә барыгызны да бу һөнәри бәйрәм белән котлыйм, Россия үсеше өчен алда да тырышып эш алып баруыгызны теләп калам”.
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов та ММЧ вәкилләрен Россия матбугаты көне белән тәбрикләде. “Татарстан басма массакүләм мәгълүмат чаралары Россия Федерациясе мәгълүмати киңлегендә күптәннән һәм ышанычлы рәвештә әйдәп баручы позицияләрдә тора. Социаль әһәмияткә ия әдәбият, газета һәм журнал нәшриятларына дәүләт ярдәме белән республика халкы һәрчак Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендәге вакыйгалардан хәбәрдар.
Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә югары профессиональлек, җаваплылык һәм үз хезмәтегезгә бирелгәнлек өчен рәхмәт белдерәм”, — диде ул чыгышында.
Бәйрәм чарасы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Берничә ММЧ җитәкчеләре дә хезмәттәшләрен сәхнәдән котлап, теләкләрен юллады.