(21 апрель, 2017 ел) Татарстан халыклары Съезды – халык белән эшләүнең бер формасы. Биредә милләтара алымнар төзелә. Бу хакта пресс-конференциядә ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
Парламент җитәкчесе III Татанстан халыклары Съездының 22 апрельдә узасын һәм аны үткәрү турындагы республика Президенты карарының 2016 елның 20 декаберендә кабул ителүен искәртеп үтте.
«Алдагы Съездларда (беренчесе 1992 елда, икенчесе 2007 елда) анда катнашкан халыкларның теләкләре нигезендә глобаль мәсьәләләр кабул ителде», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, өченче Съездда 1 меңгә якын кеше катнашачак. Алар исәбендә республиканың муниципаль берәмекләреннән һәм милли-мәдәни оешмаларыннан 700ләп делегат, шулай ук Чуваш Республикасы, Мари Эл, Удмуртия, Мордовия, Башкортостан, Ингушетия һәм башка республикаларның җәмәгать оешмалары вәкилләре бар.
«Республиканың тулы күпмилләтле спектры тәкъдим ителәчәк», — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы рәисе.
«Халкыбызны нәрсә борчый, хакимияткә нәрсәләргә игътибар итәргә, приоритетта нәрсәне тотарга, шул хакта беләсебез килә», — дип тә өстәде.
Татар-информнан тәрҗемә ителде