Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан Конституциясе һәркем өчен эшләячәк»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан Конституциясе һәркем өчен эшләячәк»

admin 06.11.2020

(6 ноябрь 2020) Татарстан Конституциясендә бик зур потенциал салынган, ул күп кенә максатларга җавап бирә. Шуңа күрә Төп закон алга таба да республиканың уңышлы сәяси һәм икътисади үсешенә, аның гражданнарының иминлегенә ышанычлы гарантия булачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына бәйрәм мөрәҗәгатендә белдерде.

«Татарстан халкын республика Конституциясен кабул итү көне белән котлыйм. Республикада хокукый белем бирү өчен күп эш башкарыла, моңа җәмгыять һәм хакимият институтлары эшчәнлеге юнәлдерелгән. Татарстанда, безнең бәяләвебезчә, Төп законны белү һәм законнарны үтәү югары дәрәҗәдә, шуның өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан Конституциясе киләчәктә дә һәр кеше һәм тулаем республика өчен эшләячәк», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның Төп законы 1992 елның 6 ноябрендә Республика Югары Советы тарафыннан кабул ителде. Татарстан Конституциясе Советлар Союзы таркалганнан соң аның территориясендә кабул ителгән беренче Конституция булды.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57