(13 апрель, 2017 ел) «Бу көннәрдә аерым игътибарны киләчәк III Татарстан халыклары Съездына әзерлек эшләренә юнәлтәбез», — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты президиумы утырышында.
«Республикада 173 милләт вәкиле яши. 20нче елларда алар 50 генә иде. Бу күп нәрсәләр турында сөйли. Съездда йомгаклау документы кабул ителер дип ышанабыз, тагын бер кат төп проблемаларны барлаячакбыз. Берсүзсез, Татарстан президенты, төп доклад белән чыгыш ясаганда, республикадагы миллтара һәм динара тынычлыкка ирешү максатлары буенча эшчәнлекнең мөһим булган юнәлешләренә тукталачак», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татар-информнан тәрҗемә ителде