Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Үз сәнгатьләре белән алар республикабызның күпмилләтле халкын сөендерәләр»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Үз сәнгатьләре белән алар республикабызның күпмилләтле халкын сөендерәләр»

admin 01.02.2017

(1 февраль, 2017 ел) Татар Дәүләт филармониясе сәхнәсендә Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты «МираS» инструменталь ансамбленең юбилей концерты узды. Ансамбльне 10 еллыгы белән ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

12

«Үз сәнгатьләре белән алар республикабызның күпмилләтле халкын сөендерәләр, — дип сөйләде үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин. — Чын күңелемнән әлеге ансамбльне, бер дигән артистларны тәбрик итәм. Халкыбыз алдында башкарган иҗади-агарту миссияләре өчен аларга зур рәхмәт».

«МираS» ансамбле шулай ук ТР мәдәниятын үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

IMG-20170201-WA0014

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, РТ Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов ансамбль вәкилләренә ТР Мәдәният министрлыгының рәхмәт хаты һәм акчалата сертификат тапшырды. Санкт-Петербургта чыгыш ясаганда ансамбль Россиянең мәдәни башкаласы халкын таң калдырганын да искә алды.

«Ул сәгатькә Казан чын мәгънәсендә мәдәни башкалага әверелде!», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.

Ике сәгатьтән артык барган юбилей программасы Татарстан халыкларының бай мәдәни мирасын тәкъдим итте. «МираS» ансамбленең инструменталь чыгышы астында татар, рус, чуаш, мари, мордва һәм башка күп кенә халыклар җырлары яңгырады, биюләре башкарылды.

IMG-20170201-WA0012

Концертта танылган татар җырчылары да чыгыш ясады —  Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, ТР атказанган артистлары Рөстәм Асаев һәм Филүс Каһиров, җырчы Рәфинә Ганиуллина, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм башкалар. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йортын Аршак Алтунян, «Лай Мардеж» мари фольклор ансамбле, «Кудерушки» славян җыры халык ансамбле тәкъдим итте.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә Татарстанның күпмилләтле яшьләре турындагы видео урнаштырган
Далее: «МираS» ансамбле концертын онлайн рәвештә Интернетта карарга мөмкин булачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57