(28 апрель, 2017 ел) ТР Дәүләт Советында “Татарстан — яңа гасыр” — “
Республика парламентының мәтбугат хезмәте хәбәр итүенчә, утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин күптән түгел генә узган III Татарстан халыклары Съезды турында һәм әлеге зур масштабтагы чараның хөрмәтле кунаклар һәм катнашучылар тарафыннан югары бәяләнүе турында сөйләде.
«Съездда катнашучылар Россия Президенты Владимир Путинга, федераль үзәккә һәм, әлбәттә, Татарстан җитәкчелегенә илдәге милләтара һәм динара татулык һәм дуслыкны тәэмин итүдә башкарган зур хезмәт өчен зур рәхмәт белдерделәр, Татарстанның җәмәгать оешмалары эшен билгеләп үттеләр. Съезд нәтиҗәсендә резолюция кабул ителде. Якын аралыкта ул массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткереләчәк».
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге