(24 ноябрь, 2015 ел) ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган атнада РФ Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының террорчылыкка каршы көрәш проблемаларына багышланган уртак утырышында чыгыш ясавы турында сөйләде.
Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, шул уңайдан, һәм утырышта күтәрелгән темаларга киңрәк тукталу максатыннан, Татарстан парламенты җитәкчесен “Тема дня” программасына әңгәмәгә чакырды. Әлеге язмада шул әңгәмә белән тулырак танышырга мөмкин.
— Сез Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының террорчылыкка каршы көрәш проблемаларына багышланган уртак утырышында катнаштыгыз. Анда хакимият органнары, җәмәгатьчелек һәм дини даирә вәкилләре һ.б. катнашты. Утырышта Россиянең террорчылык һәм экстремизмга карата мөнәсәбәте хакында сүз барды. Бу мәсьәлә хәзерге вакытта күп кешене борчый. Сезнең Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы утырышында ясаган чыгышыгыз иң истә калырлык чыгышларның берсе иде. Сезнеңчә, Россиядә тыелган «Ислам дәүләте» (ИГ) экстремистлар төркеме ниндирәк оешма? Аның көче зурмы, гомумән, әлеге оешмага карата сезнең мөнәсәбәтегез нинди?
Ф.М.: Әлеге утырышка чакырылучыларның төрле органнардан һәм Россиянең барлык субъектларыннан булуы әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен һәм бөтен илгә кагылуын күрсәтә. Алай гына да түгел, ул бөтен дөньяны борчый. Без элек тә Азия дәүләте, Якын Көнчыгыш дәүләте, Әл-Каида, Талибан кебек дәүләтләрнең барлыгы хакында ишетеп белә идек. Аларда вакыты-вакыты белән террорлык оешмалары оешуы хакында ишетелгәләде. Алар үз дәүләтен төзергә һәм, үзләре әйткәнчә, “саф” ислам тотучыларны изоляцияләргә теләде.
Африка һәм Якын Көнчыгыш дәүләтләрендә революцияләр башлану моңа тагын да зур этәргеч бирде. Бу күтәрелешләрнең югары ноктасы булган Сүриядә исә мөселманнар һәм сөнниләр, шигыйлар арасында һәрвакыт киеренке мөнәсәбәт сакланды. Бу дәүләттә сугыш чаткылары бер кабынды, бер сүнде.
Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы утырышында миңа республика исеменнән чыгыш ясап, бу хәлләргә карата Татарстанның мөнәсәбәтен белдерергә мөмкинлек бирелде.
Россиядә тыелган “Ислам дәүләте” террорчылык оешмасын ислам дине белән чагыштыру һич кенә дә дөрес гамәл түгел. Алар ислам дине артына “яшеренә” генә. Ислам, аңа ышанучы мөселманнар бу “түбә” астында бер идеология ярдәмендә берләшерергә омтыла. Ислам, православие, иудаизм кебек үк, — тынычлык дине. Бер генә сүрәдә дә, Коръәннең бер аятьендә дә “Ислам дәүләте” эш итә торган әйберләр язылмаган. Алар башка дин тотучыларны, үзләре кебек үк булган ислам динендәгеләрне үтерә һәм террорчылык ысуллары белән үз кануннарын урнаштырырга тырыша.
Үз хакимиятен, үз парламентын, үз чикләрен күрсәткән Ислам дәүләте дөнья картасында юк. Анда радикаль ислам йогынтыга бирелгән дистәләгән, йөзләгән кешеләр җыела һәм бөтен дөньядан бергә туплана. Оешмада үз илләрендә уңышка ирешә алмаганнар җыела, кайберләре исә чарасызлыктан әлеге төркемгә килеп кушыла. Чөнки хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен аларга күпмедер күләмдә акча түләнелә. Шул оешма аның белән чиктәш булган Сүрия, Ливия кебек дәүләтләр өчен генә түгел, башка дәүләтләргә дә йогынты ясый. Европага бик зур качаклар агымы агыла. Кешеләр, билгеле инде, яхшы тормыштан качып китми, — алар үлемнән кача. Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының террорчылыкка каршы көрәш проблемаларына багышланган уртак утырышында мин шул хакта сөйләдем һәм чыгыш уңай яңгыраш тапты.
Алар да ислам һәм террорчылыкның бөтенләй ике төрле әйбер булуын таный. “Ислам дәүләте” оешмасының максаты да, бәлки, Россиядә ислам диненә тап төшерүдер. Бәлки алар ислам динен тотучылар һәм православие динендәгеләр арасында, дингә ышанучылар арасында коткы таратырга телидер… Без моны белмибез. Мин монда бик зур куркыныч күрәм һәм бу озакка сузылырга мөмкин. Чикләрнең ачылуы, Россия субъектларында, шул исәптән Татарстанда да, мигрантларның күбәюе дә куркыныч тудыра.
Көнбатыш ММЧ безнең илгә каршы мәгълүмати сугыш башлады. Сүрия буенча да, Украинага кагылышлы нисбәттә дә Россиянең бу мәсьәләләрне чишү буенча ясаган адымнары, юллары хакында объектив мәгълүмат бирелми. Дөрес булмаган мәгълүматны төрле юллар белән җиткерергә омтылалар. Мин үзем дә матбугат белән даими танышып барам һәм бу хәлләрнең Россия, Россиядә яшәүче мөселманнар белән бәйле, алар Россиядә тыелган “Ислам дәүләте” вәкилләре яклы дигән фикерләрне радиолардан еш ишетәм. Шунлыктан, журналистларны җаваплырак булырга өндисем килә.
Утырышта чыгыш ясаганда мин шулай ук, Россиягә килүче мигрантлар агымын тәртипкә салырга кирәк, дигән фикер җиткердем. Сүз Украина качаклары хакында бармый — алар Россиядә дә, Татарстанда да күп. Әмма мин элеккеге Советлар Союзы дәүләтләреннән килүчеләр, Көнчыгыш дәүләтләреннән чыгучыларны күз уңында тотам. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, 70 меңнән артык мигрант яшәве безне гаҗәпләндерә. Аларның күбесе − мөселманнар. Французлар, инглизләр анда бик аз өлеш тәшкил итә. Безгә Россияне изоляцияләргә кирәкми, әмма илгә кем, нинди максат белән килүне тәртипкә салу мөһим.
Татарстанга, үсештә булган республикага килгән мигрантлар саны шактый. Алар акча эшли, үз гаиләсен туйдыра. Әмма эшләргә килгән мигрант аерылып торырга тиеш. Аны эшкә яулаучы бу кеше өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш һәм, эш тәмамланганнан соң, аларны кире үз илләренә кайтарып җибәрергә кирәк. Әлеге мәсьәләләр һаман да булса җайга салынмаган. Федераль үзәк тарафыннан бирелгән квота мәсьәләсен карау шарт. Безгә кемнәр килүен, аларның нинди һөнәр ияләре булуын ачыкларга кирәк, шул исәптән нинди дин вәкиле булуын исәпкә алу да комачау итмәс.
Татарстанга килеп, инде гражданлык алган кешеләр белән эш алып бару, аларны безнең җирлеккә яраклаштыру мөһим. Аз гына рус телен белүне генә шарт итеп кую дөрес түгел, ягъни таләпләрне арттырырга кирәк.
Татарстанның мигрантлар белән милли автономияләр аша эшләү тәҗрибәсен файдаланырга мөмкин. Татарстан халыклары ассамблеясы утырышында без ул автономияләрнең лидерларын билгеләп куябыз. Ул исә үз халкына йогынты ясый белә, аның сүзенә колак салалар. Билгеле инде, бу постка җаваплы кеше сайлап куела.
Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының террорчылыкка каршы көрәш проблемаларына багышланган уртак утырышында да мин шул хакта сөйләдем һәм тәҗрибә уртаклашырга әзер икәнебезне белдердем.
Мигрант мөселманнар арасында мәчетләрдә җитәкчелек урыннарына утыручылар күренгәли башлады. Без бер милләтле һәм бер динле генә дәүләт түгел. Без, татарлар, руслар, чувашлар,.. — барыбыз бергә гасырлар дәвамында яшәгән. Без Ходайга ышанучыларга һәрвакыт хөрмәт белән карадык. Безнең Казан Кремленең кечкенә генә мәйданчыгында бер үк вакытта ике диннең дә изге биналары урнашкан. Шулай булырга тиеш тә.
— ММЧга килгәндә, сезнең фикерегезчә, бу журналистикада бик үк белемле кешеләр эшләмәүгә бәйлеме, әллә инде заказ буенча кылына торган гамәлме?
Ф.М.: Бу мәсьәлә буенча мин төгәл генә әйтә алмыйм. Журналистларның эше бик авыр һәм куркыныч. Әгәр дә дөреслекне, нинди генә булуга да карамастан, халыкка җиткерергә әзер түгелсең икән, каләмеңне кулыңа алмау хәерлерәктер.
Кайбер махсус оешмаларның ММЧ аша тәэсир итәргә теләүләрен дә онытырга ярамый.
Франция Президенты, Владимир Путинның БМОга берничә мөрәҗәгатеннән соң, үзенең фикерен үзгәртте. Заманында бөтен дөнья фашизмга каршы берләшкән кебек, хәзер дә террорчылык үсешенә каршы берләшү бара.
— Дөньяда барган хәрби хәрәкәтләрне төрлечә атыйлар. Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч буларак сез ничек уйлыйсыз — моны өченче Бөтендөнья сугышы итеп кабул итәргәме?
Ф.М.: Менә бу гамәлләр барысы да шул өченче Бөтендөнья сугышын булдырмау өчен эшләнелә дә инде.
Без әлеге йогынтыны Казанның 1000 еллыгын уздырганда, Универсиада һәм Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәргәндә үк үзебездә тойдык. Татарстан мөфтиенең машинасын шартлаттылар, Вәлиулла хәзрәт атып үтерелде. Татарстан халкы белә торган күп кенә башка гамәлләр безне ул вакытта ук пошаманга салды һәм катгый чаралар кылырга мәҗбүр итте.
Республика халкы бераз “йомшара” төште һәм бу хәлләр бездә түгел, кайдадыр чит җирләрдә булыр дигән фикер белән яши башлады. Без, беренче чиратта, үзебезгә карата таләпчән булырга тиеш. Татарстанлылар тынычлык, милләтләр дуслыгы — уңышның нигезе икәнен яхшы аңлый.
— Демократия дәүләт төзелеше өчен универсаль ысул, әмма көнчыгыш дәүләтләре өчен туры килми төсле. Сез бу уңайдан нәрсә уйлыйсыз?
Ф.М.: Демократия чиксез була алмый. Сүз дәүләтне саклап калу, аның эшчәнлеген саклау хакында барганда, вакыйгаларга карап, демократия чикләнгән булырга тиеш. Европа илләрендә хәзер чикләр ябылды, автобуслар йөрү туктатылды. Әмма бу, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, эшләнелгән гамәл.
Татарстанда 9 чиркәүне ут төртеп яндыру очрагы булды. Кешеләр бит бу очракта чиркәүгә ярдәм сорап килмәде, ә хакимияткә таянды һәм бу табигый да. Шуңа да без, беренче чиратта, аларны гражданнар буларак, ә аннан соң гына инде дингә ышанучылар буларак кабул итәргә тиеш. Татарстан хакимияте үз гражданнарын яклап чыга алды һәм ул чиркәүләр кыска вакыт эчендә кабат торгызылды, бу эштә мөселманнар да өлеш кертте.
Демократия — бар нәрсә дә яхшы булганда гына яхшы. Ул дәүләт төзелешенең иң кулай гына түгел, ә иң авыр ысулы да. Әмма, югары максатларга ирешкәндә, чикләнергә дә мөмкин.
— Иммиграция мәсьәләсенә килгәндә, Татарстанда иммигрантларны тикшерү дигән нәрсә бармы? Татарстанда алар күпме?
Ф.М.: Радикаль исламның тамыры иммигрантларга барып тоташа. Татарстанда теркәлгән иммигрантлар саны бик күп, ә бит әле алар арасында теркәлмәгәннәре дә бар. Турист визасы, эшкә урнашу квотасы аша килеп, Россиядән китмәгәннәр дә шактый. Аларның барысын да исәпкә алып бетереп булмый, әмма хокук саклау органнары вәкилләре бу эш белән ныклап шөгыльләнә. Консуллыклар, хокук саклау органнары ярдәме белән иммигрантларны кире үз илләренә кайтару белән дә шөгыльләнәбез.
Европада хәлләр кыенрак, чөнки Европа халкы тоткынлыкта калды. XXI гасырның бу бәласы тирәсендә барысы бергә берләшүенә һәм яңа фашизм, террорчылыкка каршы көрәшүенә ышанам.
Бездә акыллы, сәяси яктан белемле кешеләр яши. Татарстан халкы коткыларга бирелмәячәгенә дә ышанычым зур!
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды