Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фин-угыр халыкларының халык иҗаты фестивале

Фин-угыр халыкларының халык иҗаты фестивале

admin 10.11.2015

(10 ноябрь, 2015 ел) 14 ноябрь көнне Яр Чаллыда фин-угыр халыклары халык иҗаты беренче Республика фестивале үтәчәк. Янда гына яшәүче халыкның мәдәнияты яңа яктан ачылачак.

“Мы ветви древа одного” фестиваленең идеясе “Родник” халыклар Дуслык Йортында барлыкка килгән, фестивальнең актив катнашучысы һәм чын этәргече – Яр Чаллының удмурт общинасы һәм “Зардон” удмурт халкы ансамбле җитәкчесе Валентина Билык. Туган мәдәниятка һәм фольклорга битараф булмаган кешеләрне бергә туплау инициативасы зур кызыксыну уяткан. Удмуртия, Мари-Эл, Мордовия республикалары общиналары, иҗади коллективлары катнашырга теләк белдергәннәр. Фестивальгә җирле милли оешмалар да булышлык итә – мари общинасы һәм “Марий Сем” мари халык ансамбле, мордва общинасы һәм “Моро” халык ансамбле.

“Татарстан территориясендә 62 меңнән артык фин-угыр халыклары вәкилләре яши. Аларның үзара очрашу һәм аралашу, иҗади идеяләр белән уртаклашу, ярдәм табу ихтыяҗы зур, – дип сөйли Валентина Михайловна. – Даими фестивальләр оештырылмаса, үзешчән иҗат һәм үз-үзеңне күрсәтүнең яңа формалары үсә алмаячак”.

Фин-угыр халыклары фестивале “Энергетик” мәдәният йорты һәм “Родник” халыклар Дуслык Йортында үтәчәк. Иртәнге 9:00 сәгатьтә “Энергетик” мәдәният йортында декоратив-кул эшләнмәләре һәм бию буенча мастер-класслар башланачак. 14:00 сәгатьтә фестивальдә катнашучылар Яр Чаллы шәһәренең халыклар Дуслык Йортында түгәрәк өстәл янында җыелачаклар. Биредә хәзерге заманда фин-угыр мәдәниятын саклау һәм үстерү проблемалары каралачак.

16:00 сәгатьтә “Энергетик” мәдәният йорты сәхнәсендә “Мы ветви древа одного” фестивале катнашучылары концерт куячак. Бу – безгә таныш булган мәдәниятның асыллары белән тагын бер кат танышу мөмкинлеге булачак. Шуны да искәртү кирәк, чарага керү бушлай. Костюмнар, җырлар, биюләр чуарлыгы алмашынып тору, аермалыклар булуга карамастан, барлык халыкларның да бердәм булуын күрсәтәчәк.

Катнашу буенча барлык сорауларга җавапны 8(917)913-68-48 (Валентина Михайловна Билык, Яр Чаллының удмурт общинасы җитәкчесе) номерына шалтыратып белергә мөмкин.

Продолжить чтение

Назад: “Татарстан халыклары ашлары” конкурсы катнашучылары үзара көч сынашачак
Далее: “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе “Илаһи моң” фестиваленә тоташачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57