Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ФИНА паркында Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык музыка уен кораллары оркестры чыгыш ясачак

ФИНА паркында Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык музыка уен кораллары оркестры чыгыш ясачак

admin 27.07.2015

(27 июль, 2015 ел) Парк 24 июльдә ачылды һәм ул үз эшен 16 августка кадәр дәвам итәчәк Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы таныш булган ТР халык музыка уен кораллары оркестры бүген “Казан-Арена” стадионы каршындагы ФИНА паркында чыгыш ясачак. Коллективның сәнгать җитәкчесе һәм дирежеры — Россия халык артисты Анатолий Шутиков.

Сәгать 19.00 дә башланачак тамашада ТРның халык артисты Резеда Галимова, халыкара конкурслар лауреаты Айдар Вәлиев (баян), Любовь Александрова (думбра), Артур Дәүләтшин (балалайка), Ольга Ратушная һәм Ринат Михайлов (саксофон), Ленар Галиев һәм Ринат Бәдретдинов (ксилофон), Рөстәм Мөхәммәтҗанов (тальян гармун), Ринат Михайлов (курай), Вениамин Булыгин, Әнвәр Марин, Илдар Тимофеев һәм Юрий Цыганов, кече думбралар ансамбле чыгышларын күрергә мөмкин булачак.

Концертка килүчеләргә “Наемщик” драмасыннан Гөлйөзем ариясен, Резеда Ахиярованың “Сөембикә” композициясен, “Эрбет” татар халык җырына вокаль композиция, “Фиалка Монмартра” опереттасыннан өзек, Михаил Лермонтовның “Маскарад” драмасына язылган вальс музыкасы һ.б. көйләр тәкъдим ителә, диелә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп узабыз: Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты кысаларында ФИНА паркы 24 июльдә ачылды һәм ул үз эшен 16 августка кадәр дәвам итәчәк. Паркта көн саен сәгать көндезге 12 дән кичке 10 га кадәр мәдәни чаралар күрсәтелә. Паркка керү — бушлай.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57