(10 август, 2015 ел) Парк 16 августка кадәр көн саен казанлыларга һәм башкала кунакларына кызыклы программалар тәкъдим итәБүген сәгать 19.00 дә “Казан Арена” стадионы каршындагы FINA паркында “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионатын рәсми ачу тантанасы башлана.
Иртәгә исә паркта “Радуга Каравона” рус фольклоры фестивалендә катнашырга мөмкин булачак. Ул сәгать 18.00 дә башлана.
Сәгать 20.00 дә “Хитобои” төркеме чыгышы планлаштырыла. Бер сәгатьлек концерттан соң ФИНАның төп сәхнәсендә Санкт-Петербургның “Искушение” театры тәкъдим иткән “Су асты биюләре” шоу-программасын тамаша кылырга мөмкин.
Искәртеп узабыз: FINA паркы 16 августка кадәр көн саен казанлыларга һәм башкала кунакларына кызыклы программалар тәкъдим итә. Берьюлы 20 мең кеше сыйдырышлы бу мәйдан эшен көн дә сәгать 12.00 дә башлый һәм 22.00 гә кадәр ачык була. “Казанга рәхим итегез!” дип аталган концерт программасы сәгать 14.00 гә кадәр дәвам итәчәк. 14.00-17.00 сәгатьләрдә интерактив программалар, конкурслар, ярышлардан турыдан-туры трансляция тәкъдим ителә. Сәгать 17.00-18.00 (19.00)дә Татарстан Республикасы һәм Россиянең әйдәп баручы иҗат коллективларыннан концерт программасы, аннан соң сәгать 21.00 гә кадәр тематик фестивальләр халыкны үз янына җыя. Көн саен, сәгать 21.00 дән 22.00 гә кадәр Санкт-Петербургның “Искушение” бию театры куйган яңгыр астында шоу-спектаклен тамаша кылырга була. Тамашачылар өчен 4 төрле программа көн аралаш күрсәтелә.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.