(28 июль, 2015 ел) Бер чыгыш вакытында артистларга 200 литр су сибеләчәкКичә паркта «яңгыр яуды». Санкт-Петербург театры актерлары беренче тапкыр үзенчәлекле “Танцы под водой” шоу-программасы белән төп сәхнәдә чыгыш ясадылар. Гәүдә сыгылмалылыгы аша актерлар мәхәббәт тарихын, дәртне һәм ышанычны сурәтләделәр. Чыгыш тулысынча ипровизацияле яңгыр астында күрсәтелде. Моның өчен оештыручылар сәхнәдә катлаулы җиһаз урнаштырдылар.
Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты вакытында парк кунаклары 4 төрле программа күрә алачак. Әлеге программалар барышында сәхнәдә чып-чын «яңгыр» явачак. Бер чыгыш вакытында артистларга 200 литр су сибеләчәк. Театрның иҗат җитәкчесе Рөстәм Нәдершин әйтүенчә, әлеге үзенчәлекле шоу-программаның идеясе аңа Санкт-Петербургта йөргәндә килгән: “Бер кичне мин безнең яңгырлы Питер буйлап йөри идем. Кояш нурлары кырыйдан төшкәнлектән, каршымда гаҗәеп матурлык күрдем. Кешеләр каядыр ашыга, ә мин акрын гына атлыйм, һәм миңа рәхәт иде. Яңгыр тамчылары, кояш нурларына эләгеп, бик матур ялтырадылар. Шул вакыт әлеге күренешне сәхнәдә күрсәтергә мөмкин булуы турында уйлап куйдым. ФИНА паркында сез аны бүген, иртәгә һәм һәр көн күрә алачаксыз. Рәхим итегез!”
Санкт-Петербургның “Искушение” театры төркеме 12 кешедән тора. Алар арасында спортчылар, акробатлар һәм классик биючеләр бар. Театрның чыгышы Россиянең һәм якындагы чит илләрнең күп шәһәрләрендә тулы аншлаг җыеп, һәрчак шау-шулы уңыш белән үтә. Өч ел рәттән театр “Россиянең иң яхшы проекты” исеменә лаек дип табылган.
Актерларның чыгышлары көн саен 21:00 сәгатьтә ФИНА паркының төп сәхнәсендә үтәчәк, дип белдерә Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.