Дуслык йортында инвалидларның иҗтимагый оешмалары катнашындагы конференция уздырдылар. Шуларның берсе, «Родничок надежды» 2004 елда С.Петербургта оештырылган. Оешма җитәкчесе Римма Жилевич сүзләренчә, үзәкнең төп бурычы — һәр баланың иҗади потенциалын үстерү. Аларга инвалид балалары булган гаиләләр килә.
Шуларның берсе — Татарстанның Буа районында туып үскән, 1978 елдан бирле Санкт-Петербургта яшәүче Гөлинә Каюмова. Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә «Родничок надежды» оешмасында улыныж иҗади талантларын ачып аны.
«Минем мөмкинлекләре чикләнгән улым коляскада хәрәкәт итә. Безне«Родничок надежды» оешмасы белән таныштырганы өчен, мин Аллага рәхмәтлемен, монда минем улым үзен кирәкле кеше итеп хис итә һәм үзе дә эшли башлады. Без җитәкчебез Римма Ибраһимовнага бик рәхмәтле, ул хезмәт хакы алмый, волонтёр буларак эшли, барлык ялларын һәм бәйрәмнәрен безнең балалар белән эшләүгә багышлый, минем балам «Родничок надежды» оешмасында күп нәрсәгә өйрәнде. Инвалид креслосына бәйле булуына карамастан, ул бик күп нәрсәгә өйрәнде. Хәзер минем улым эшкә урнаштырылган һәм хезмәт хакы ала. Безнең солдатларга СВО зонасына җибәрү өчен коры җаннарны җыя, шулай ук керамикадан эшләнмәләр ясый», — диде Гөлинә Каюмова.
«Родничок надеңды» оешмасына йөрүче сәләмәтлеге чикле булучылар Казанга «Хыял сәяхәте» проекты кысаларында килделәр. Проектның максаты инвалидлыгы булган кешеләр өчен уңайлы туризмны һәм социаль мәдәни тернәкләндерүне оештыру. Оештыручылар фикеренчә, сәяхәт һәм әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү авыру кешеләргә уңай эмоциональ йогынты ясый, тормыш сыйфатын үзгәртә.
«Программа бик кызыклы, без барлык диннәр храмында, Казан Кремлендә, К.Тинчурин исемендәге театрда, «Әкият» курчак театрында булдык. Татарстан халыклары Дуслыгы йорты диварларында кунакчыл кабул итүегезгә без һәм балаларыбыз белән бик шат. Мондый сәфәрләр һәм очрашулар балаларыбызга ачылырга ярдәм итә, алар үзләрен бу җәмгыятьнең бер өлеше итеп хис итә. Алар өчен социализация бик мөһим. Алар компьютер каршында өйдә утырып кына үсештә булаалмыйлар», — дип сөйләде » Родничок надежды» оешмасы җитәкчесе Римма Жилевич.
«Сез чын геройлар!», — дип мөрәҗәгать итте Санкт-Петербургтан балаларга Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин. «Өмет чылбыры» иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге һәм аның җитәкчесе Римма Жилевич белән ул күптән таныш, чөнки 9 ел дәвамында Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле булып эшләгән.
«Бу фондларда эшләүче барлык хезмәткәрләр бу балалар һәм өлкәннәр белән шөгыльләнә — бик якты кешеләр. Сезнең балалар — геройлар. Без депрессиягә, ниндидер кыенлыкларга зарланабыз. Сезнең тәрбияләнүчеләрегез чиксез мөмкинлекләр, батырлык, тормыш сөючәнлек һәм чиксез яхшылык үрнәген күрсәтә. Сез бөтен күңелегезне шушы эшегезгә бирәсез — бу зур эш, сез алып барган игелекле эшләрнең дәвамы булуын телибез, күбрәк ярдәмчеләр булуын телибез. Римма Ибраһимовна башкара торган эш зур ихтирамга лаек. Татарстанда без сезгә күрсәтергә теләгән урыннар күп әле. Сезне җәй көне Алабугага, Чистайга һәм искиткеч Болгарга көтәбез. Тәҗрибә белән уртаклашу өчен сез Татарстан халыклары Дуслыгы йорты һәм Ассамблеясе мәйданчыгын сайлавыгызга бик рәхмәтлемен, дип мөрәҗәгать итте кунакларга Ренат Вәлиуллин.
«Роднич надежды» егетләре Ренат Вәлиуллинга үз куллары белән ясаган керамик эшләнмәләр һәм аның автопортретын бүләк итте. Ул рәсемдә татар түбәтәендә сүрәтләнгән, чөнки Санкт-Петербургта күрешкән вакытта аны шундый итеп истә калдырганнар.
«Родничок надежды»оешмасында балаларны «сәнгать белән дәвалауга” зур игътибар бирәләр. Арт-объектлар булдыру, үз куллары белән бүләк ясау сәламәтлекләре чикле балаларга үзләренең чиксез иҗади ресурсларын күрсәтү һәм җәмгыятьтә үзләрен башкалар белән тигез итеп хис итәргә ярдәм итә.
Дуслык йортында узган конференциядә шулай ук Санкт-Петербургтан «Огонёк добра” иҗтимагый оешмалары; «Без бергә – мы вместе» җәмгыяте һәм Казаннан «Луч» инклюзив лабораториясе катнашты, алар кунакларга «Казан турында әкият» тамашасын күрсәтте.
Чыгыш ясаучылар алар өчен киртәләр булмавын күрсәттеләр. Чөнки яннарында талантлы педагоглар һәм координаторлар бар- аларның чиксез мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итүчеләр.
ТХДЙ мәгълүмат үзәге