(23 июлҗ, 2015 ел) Лия Пронэр үзе Казанга беренче тапкыр килгән
Франция татары Лия Пронэр Казанда «Париж. По следам Высоцкого…» дигән документаль фильм тәкъдим итә. Ул Франциядә «Россия — Франция мәдәни күпере» ассоциациясе ярдәмендә төшерелгән.
Лия Пронэр Татарстанга кичә кич килде. Бүген ул «Татар-информ» агентлыгында кунак булды. Агентлыкка биргән интервьюсында сөйләгәнчә, аның әнисе — татар, ул Башкорстанның Тукай авылында туган. Әтисе — рус, Мәскәүдә туган. Лия Пронэрның әти-нисе чирәм җирләрне үзләштерергә килгәч, Казакъстанда очрашкан, аларның ике кызлары туган. Соңрак Лия ике баласы белән Санкт-Петербургка күчә, аннары француз кешесенә кияүгә чыгып, Франциягә китә.
«Әнием безгә татар ашлары: чәкчәк, токмачлы аш һәм башкаларны еш пешерде. Әтиебез иртә үлде, әни безне ялгызы тәрбияләде», — дип искә ала Лия Пронэр.
Франциядә яши башлагач, Лия әлеге илнең Татарлар ассоциациясе вәкилләре белән танышкан, Парижда татар телен өйрәнә башлаган. Ул, милләтең буенча кем дип сорасалар, татар дип җавап бирә икән.
Казанга Лия Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов белән танышканнан соң килгән. Высоцкийның Франциядә яшәгән дәверендәге тормышын һәм иҗатын өйрәнүче буларак, Лия Пронэр 25 июль көнне Социалистик көнкүреш музеенда «Париж. По следам Высоцкого…» дигән документаль фильм тәкъдим итәчәк. Картинаның режиссеры Лия үзе, ә операторы — Николай Головихин.
Шул ук көнне музейда Николай Головихин төшергән «Высоцкий глазами одесситов» фильмы трейлеры ди күрсәтелә. Лия Пронэр җыелучыларга «4 сеzона» һәм «Монтгомери» төркемнәре җырлары астында Высоцкийның француз теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен дә укыячак.
Казан тамашачылары өчен әзерләнгән сюрпризлар моның белән генә тәмамланмый. Лия Пронэр Казанга Высоцкийның Франциядә яшәүче татар рәссамы Ренат Анимаев натурадан ясаган портретын да алып килгән. Бүген ул аны «Татар-информ» агентлыгында күрсәтте, алга таба Высоцкий үләргә бер ай кала ясалган портрет Социаль көнкүреш музенда сакланачак.
Рөстәм Вәлиәхмәтов «Татар-информ» белән Высоцкий турында «От Казани до Парижа» дигән документаль фильм төшерү ниятләре белән дә уртаклашты. «Эш шунда ки, Высоцкий 1977 елның өзендә бар атналык концертлар белән Казанда була. Шуннан соң Франциягә китә, 1977 елның ноябрендә спектакльдә чыгыш ясый», — дип белдерде Казан музее директоры. Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру өчен иганәчеләр табарга кирәк.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.