Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртучы журналистлар Халыклар Дуслыгы йортында булды

Футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртучы журналистлар Халыклар Дуслыгы йортында булды

admin 19.06.2018

(19 июнь 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Россиядә узучы Футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртучы Россия һәм Латыйн Америкасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен экскурсия оештырылды. (ФОТО)

Кунакларны Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов каршы алды. Ул журналистларны Халыклар Дуслыгы йортында күптән түгел ачылган «Күпмилләтле футбол» күргәзмәсе белән таныштырды.

Визит журналистов FIFA

Экскурсия барышында кунаклар милли-мәдәни автономияләр офисларын күрделәр, ә таджик автономиясе җитәкчесе Хикматулло Гадоев ММЧ вәкилләренә май аенда узган россиякүләм «Гуштингири» таджик милли көрәше буенча турнир турында сөйләде.

Визит журналистов FIFA

Хореография залында «КавказStyle» дагыстан бию ансамбле вәкилләре Кавказ халыклары биюенең классик үрнәкләрен һәм барабанда уйнау нечкәлекләрен күрсәттеләр.

Визит журналистов FIFA

Кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеген югары бәяләделәр, ә Колумбия вәкилләре мондый нәрсәне гомумән күргәннәре юклыгын әйтте.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак
Далее: Казан әбиләре куллары белән эшләнгән Роналду һәм Неймар сурәтләре бөтен дөньяга танылган

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57