Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Г.Камал театры сәхнәсендә М.Шкетан исемендәге Мари милли театры спектакле

Г.Камал театры сәхнәсендә М.Шкетан исемендәге Мари милли театры спектакле

admin 09.02.2016

(9 февраль, 2016 ел) 16 февраль көнне сәгать 19.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә М.Шкетан исемендәге Мари милли театры С.Николаев пьесасы буенча куелган “Салика” комедиясен тәкъдим итә.

Спектакльдә вакыйгалар 1912-1914 елларда бара. Төп геройлар бер-берсен яратучы ике ятим – Салика һәм Эрчук. Алар икесе дә Ози Кузи байга хезмәт итә. Бу парга кавышу өчен бернинди киртәләр дә юк кебек. Тик Ози Кузи Акпай Полат исемле икенче бер байдан әҗәткә акча алып тора, ә аның исә күптән түгел генә хатыны үлгән була, Акпай Саликаны күреп, аны үзенә хатынлыкка алырга тели. Саликаның теләгенә каршы килеп, аларны ярәштерәләр. Тик авыл яшьләре Салика белән Эрчукның бәхете өчен көрәшергә була…

Әлеге музыкаль спектакльдә Мари халыкының тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре чагылыш таба.

Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Марий Эль Республикасының халык артисты Василий Домрачев.

Бу кичне театр файесында, шулай ук, фотокүргәзмә дә оештырылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

http://tat.tatar-inform.ru

Продолжить чтение

Назад: «Минем гаиләмнең шамаиле» II Россиякүләм конкурсы уздыру турында игълан ителде
Далее: Нефтекамскта татар һәм башкорт җырларын башкаручылар көч сынашачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57