Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Габдулла Тукайга багышлап, Казанда фестиваль-конкурсы оештырыла

Габдулла Тукайга багышлап, Казанда фестиваль-конкурсы оештырыла

admin 01.04.2016

(1 апрель, 2016 ел) Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, “И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!” дигән Казан күләмендә фестиваль-конкурс үткәрелә.

Фестиваль-конкурсның район этаплары түбәндәге тәртиптә уздырылачак:

— 5 , 6 апрельдә “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә (Н.Ершов ур. , 57а);
— 11, 12 апрельдә В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йортында (Копылов ур., 2а);
— 13 ,14 апрельдә Мирный торак массивы Мәдәният йортында (Яңа Дәүләки ур./Ново-Давликеевская, 4а);
— 16 апрельдә “Юность” Мәдәният йортында (Химиклар ур., 11).

Җиңүчеләрне берничә юнәлеш буенча ачыклаячаклар. Шул рәвешле, катнашучылар түбәндәге 6 номинация буенча осталыкта көч сынашачаклар: “Нәфис сүз”, “Театр сәнгате”, “Хореография”, “Вокал”, “Инструменталь жанр”, “Гамәли сәнгать”. Район этаплары нәтиҗәләре буенча лауреатларны билгелиләр, аларга шәһәр күләмендәге фестиваль-конкурсның гала-концертында гран-при һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Иң оста башкаручылар татар йолдызлары катнашындагы гала-концертта сәләтен күрсәтә ала. “И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» дигән шәһәр күләмендәге фестиваль-конкурсның гала-концерты 25 апрель көнне Иске Татар бистәсендә (җәяүлеләргә бирелгән К.Насыйри урамында) була.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57