Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл ачылачак

Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл ачылачак

admin 10.07.2015

(10 июля 2015) Россиядә Әдәбият елы кысаларында, бүген, Азнакайның “Маяк” газетасының юбилее уздырыла торган көнне, ягъни 10 июльдә район үзәгендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак.

Әлеге истәлекле вакыйганың бу көнгә туры килүе очраклы түгел: газета каршында эшләп килгән “Гөлстан” әдәби берләшмәсенең дә 55 еллыгы билгеләп үтеләчәк. “Маяк” һәм “Гөлстан” — олпат язучыларны, Габдулла Тукай исемендәге премиянең өч лауреатын биргән иҗат учагы да ул. Әлеге тантаналы чара 15.30 сәгатьтә Тарсус паркы каршында узачак. Анда Казаннан килгән дәрәҗәле кунаклар да катнашачак, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.

 “Татар-информ”

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57