Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Гаилә мәшәкатьләре” Татарстан фильмы киң прокатка чыга

“Гаилә мәшәкатьләре” Татарстан фильмы киң прокатка чыга

admin 24.02.2016

(24 февраль, 2014 ел) 10 март көнне “Семейные хлопоты” тулы метражлы Татарстан комедиясе прокатка чыгачак. Анда татар һәм рус катнаш гаиләсендә булган мөнәсәбәтләр сурәтләнә.

Катнаш гаиләдәге ата-ана балага нинди исем кушарга белми: татарчамы, русчамы. Аларның бәхәсе тирәсендә кызыклы вакыйгалар куера. Сюжет нигезендә казанлылар сөйләгән чынбарлык ята.

Татарстан киносы тарихында тулы метражлы фильмның прокатка чыгуы − беренче тапкыр. Аны республиканың барлык кинотеатрларында тамаша кылырга мөмкин булачак.

“Гаилә мәшәкатьләре”— киң аудитория өчен төшерелгән. Анда яшь артистлар Ләйсән Фәйзуллина (Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры) һәм Андрей Ясинский (Яшь тамашачылар театры) уйный. Шулай ук кинокартинада Роман Ерыгин, Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Фирая Әкбәрова, Елена Калаганова һ.б. иҗатчылар тудырган образларны күрергә мөмкин.

Фильмны ТР Мәдәният министрлыгы заказы буенча Алексей Барыкин төшергән, продюсердашы — Лия Заһидуллина. Шулай ук “Кремлин лайв” заманча сәнгатьне үстерү фонды, Казан дәүләт мәдәният институты, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, “Татаркино” оешмасы да фильм төшерүдә ярдәм иткән, диелә “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте хәбәрендә.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57