(6 апрель, 2017 ел) «Күпләр ислам мәдәниятен дөрес аңламый һәм дөрес күрсәтми. Ислам диненең байлыгын, мәдәниятенең дәрәҗәсе югары булуны белеп бетермәүчеләр дә бар, — ди ТР Фәннәр академиясенең Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Гүзәл Сәйфуллина.
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә Гүзәл Сәйфуллина “Исламда дини һәм дөньяви музыка” дигән темага лекция укыды.
“Музыка куәтле көчкә ия, ди – Гүзәл Сәйфуллина. — Ул кеше калебендәге хисләрне көчәйтергә сәләтле. Адәм баласында бозыклыкка авышу бар икән, музыка аның әлеге омтылышын көчәйтәчәк кенә. Әгәр музыка эчкечелек, бозыклык һ.б гөнаһлар даирәсендә яңгыраса, ул шушыларга кушылып, тискәре йогынты ясый ала. Үзеннән-үзе түгел, ә шушы шартлар аркасында. Бер үк вакытта, кеше үзе саф йөрәкле булса, музыка да аңарда иң мөкатдәс хисләр генә уята. Моның хаклыгын, әйтергә кирәк, бөтен ислам мәдәнияте тарихы да раслый. Изге Коръәндә музыка ачыктан-ачык тыелмаган. Кайбер аятьләрендә, киресенчә, хупланган да әле”.